news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ирада Әюпова юлламаның иң башында мәдәният турында әйтелү мөһим дип саный

Ирада Әюпова юлламаның иң башында мәдәният турында әйтелү мөһим дип саный
Рамил Гали

Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның еллык юлламасында мәдәниятнең иң алдан әйтелүен мөһим, дип атады.

«Юлламаның иң башында мәдәният булуы мөһим дип саныйм. Минем өчен бу зур әйбер. Мәдәният – безнең тормышның нигезе. Ул мәдәният оешмаларында гына түгел, мәктәп, уку йортлары, гаиләләрдә – бөтен җирдә булырга тиеш. Европа илләре тарихыннан бер кызыклы очрак бар. Бөек Ватан сугышы елларында бер илдә бюджет планын алып килгәннәр, ә анда мәдәният булмаган. «Нигә мәдәният юк?» – «Сугыш бит». – «Ә без алайса нәрсә өчен сугышабыз?» – дип сөйләде Ирада Әюпова.

Мәдәният министры юлламада идеология турында күп әйтелүен билгеләп үтте.

«Рөстәм Нургалиевич дәүләтнең теләсә нинди стратегиясе нигезендә идеология булуын беренче ел гына билгеләми. Рәисебез быел мәдәниятебез, гореф-гадәтләребездән башлап, бөтен юллама аша бер фикерне алып бара: без үзебезнең милләтебезне саклау өчен, беренчедән, рухыбызга инвестиция кертергә тиеш. Алдан ук быелгы юллама идеологик платформада булырга тиеш, дидем. Безгә хәзер идеология кирәк. Чыннан да идеология турында күп сүзләр әйтелде. Киләчәккә безнең планнар бик зур. Эшләргә генә», – диде мәдәният министры.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100