news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ирада Әюпова: Дәүләт мәдәни байлыкка ихтыяҗ тәрбияләргә тиеш

Ирада Әюпова: Дәүләт мәдәни байлыкка ихтыяҗ тәрбияләргә тиеш
Фото: Татарстан мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте

Бүген Кәрим Тинчурин исемендәге Татар драма һәм комедия театрында Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова матбугат вәкилләре белән очрашты. Журналистлар белән әңгәмә дустанә аралашу форматында узды, аралашу барышында министр заманча мәдәниятне үзенчә күзаллавы турында сөйләде.

Журналистлар арасында да, блогерлар арасында да җанлы фикер алышуның сәбәпчесе - театр иде. Бәхәснең сәбәбе - Камал театрының күченүе, ул бер елдан соң да мәдәни тирәлектә дискуссияләр китереп чыгаруын дәвам итә. Бу вакыт эчендә театр аудиториясе үзгәрде - яшәрде дип әйтергә була, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Җәмил Сәлимгәрәев.

Очрашуда катнашучылар Камал театры репертуары турында фикер алышуга күчте, аерым алганда, билетлары аз сатылган спектакльләр һәм Тинчурин театрының «Отелло» спектакленә тукталдылар. Соңгысы, Айдар Җәббаров белдерүенчә, театрның өметләрен акламый башлаган. Әюпова билгеләп үткәнчә, тамашачылар билетларны берничә атна яки ай алдан түгел, ешрак спектакль буласы көнне генә сатып алалар.

«Бүген мәдәни ял вакытын планлаштыру кими бара», - дип сылтады Ирада Әюпова «Коммерсантъ»ка.

Театрның проектлары коммерция ягыннан уңышлы булырга тиеш, шул ук вакытта имидж продуктлары да булырга тиеш, диде министр.

«Әгәр без классик татар театры турында сөйләсәк, озак вакыт дәвамында спектакльләр өлкән буынга, 1960 нчы, 1970 нче елларда театрга йөрү культурасы формалашкан кешеләргә юнәлтелгән иде. Репертуар аларга дип эшләнелгән иде», - дип сөйләде министр.

Аның әйтүенчә, хәзер исә күпчелек тамашачы театрга йөрү культурасыннан тыш тәрбия алган, шуңа күрә андый тамашачыларны классик театрга берләштерергә ярамый. Яңа тамашачыда ихтыяҗ булачак контент тудырырга кирәк.

«Мәдәни ихтыяҗларны формалаштыру өчен җаваплылыкны дәүләт үз өстеннән төшерергә тиеш дип әйтеп булмый. Дәүләт мәдәни байлыкка ихтыяҗ тәрбияләргә тиеш дип саныйм», - диде Ирада Әюпова.

news_right_1
news_right_2
news_bot