news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ирада Әюпова чакыруы буенча Эмир Кустурица Казанга килеп, кинофестивальдә катнаша

Ирада Әюпова чакыруы буенча Эмир Кустурица Казанга килеп, кинофестивальдә катнаша
Фото: © "Татар-информ"

Мәдәният министры Ирада Әюпова чакыруы буенча Эмир Кустурица Казанга килә һәм Мөселман киносы фестивалендә катнаша.

«Эмир Кустурица Казан кинофестиваленең кызыл келәменнән үтәчәк һәм кинофестиваль ябылу тантанасында катнашачак», дип хәбәр кинофестивальнең матбугат үзәге.

8 сентябрь көнне танылган режиссер үзенең «По млечному пути» фильмын тәкъдим итәчәк һәм иҗади очрашу үткәрәчәк.

Кинофестивальнең ачылу тантанасы 5 сентябрьдә Камал театры сәхнәсендә, ябылу тантанасы 9 сентябрьдә Казан Ратушасында, була

Казан кинофестиваленең Кызыл келәменнән актрисалар Светлана Тома, Елена Захарова, Равшана Куркова үтәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot