news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ирада Әюпова быел ни өчен «Үзгәреш җиле» фестивале булмавын аңлатты

Ирада Әюпова быел ни өчен «Үзгәреш җиле» фестивале булмавын аңлатты
Фото: © «Татар-информ»

Быел Казанда «Үзгәреш җиле» фестивале үткәрелмәячәк. Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова моны Татарстанда БРИКС үткәрелүгә бәйләп аңлатты.

«Көзгә БРИКС узачак һәм бөтен кешенең дә эше тыгыз булачак. Мин артистлар турында сүз алып барам. Чөнки «Үзгәреш җиле» ул бер концерт дигән сүз түгел, ул бик озакка сузылган процесс – репетицияләр, номерның образын формалаштыру. Шуңа ул быел берничек тә уза алмый», диде Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова журналистлар белән җәйге очрашуда.

«Безнең профессиональ артистлар төркеме формалашты, шул исәптән «Үзгәреш җиле»нең дә. Республиканың икенче ярты еллыкта билгеләнгән чаралар активлыгыннан аларны берничек тә аерып алып булмаячак», диде ул.

Ирада Әюпова эстрадада көннән көн күбрәк кешенең тере тавышка җырлавына басым ясап, республиканың җыр сәнгатендә уңай якка барган үзгәрешләрне әлеге фестиваль белән бәйләргә дә, бәйләмәскә дә булуын әйтте.

Алдагы елларда «Үзгәреш җиле» фестивале булачакмы-юкмы – әлегә билгеле түгел.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100