news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ирада Әюпова: Быел без мәдәниятебезнең бөтен байлыгын чагылдырган чаралар әзерләдек

Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова Министрлар Кабинетында брифингта Республика көненә багышланган чаралар турында сөйләде.

«Быел без мәдәниятебезнең бөтен байлыгын чагылдырган чаралар әзерләдек: халкыбызның гореф-гадәтләреннән алып, иҗатның заманча формаларына кадәр, югары академик сәнгатьтән алып, иң киң аудиториягә юнәлтелгән проектларга кадәр», – диде министр. Ул Республика көне алдыннан Татарстаның һәр почмагында гына түгел, бөтен ил буйлап та чаралар үткәрелүен, узган пәнҗешәмбедә Мәскәүдә Татарстан көннәре тәмамланганын искәртте.

Бүгеннән алып 29 августка кадәр Мәрҗани урамында Бөтендөнья татар яшьләре форумы теләктәшлеге белән заманча татар мәдәниятенең «Печән базары» еллык фестивале уза. Ирада Әюпова әйтүенчә, Камал театрында үткән фестивальне исәпкә алып, хәзергесенең чикләре киңәйтелгән. «Фестиваль ел саен татар мәдәниятенә битараф булмаган кешеләрне җыя. Ул дүрт көн дәвам итәчәк. Җирле дизайнерларның эшләнмәләрен генә күреп калмыйча, мастер-класс, концертларны да тамаша кылырга була. Балалар өчен мәйданчыклар әзерләнә», – диде мәдәният министры.

29 августта Казанда Иске татар бистәсендә шәһәркүләм Мәүлид бәйрәме узачак. «Мәчетләрдә бәйрәм чаралары күп оештырыла, халык яраткан хәзрәтләр вәгазьләр сөйләячәк. Дини кануннар кысаларында иҗади чыгышлар көтелә», – диде.

29 августта 19.00 сәгатьтә Кәрим Тинчурин театрының яңа бинасында Рөстәм Миңнеханов тарафыннан хупланган «Белый пароход» XX Балалар музыка фестивале узачак. «Ул бөтен Россиядән сәләтле балаларны берләштерә. Авыр тормыш шартларында калган балалар өчен бу концерт кына түгел, үз-үзләренә ышану мөмкинлеге», – дип ассызыклады Ирада Әюпова.

30 августта 18.00 сәгатьтә Үзәк стадионда тамаша булачак. Бу – Казан дәүләт циркы һәм «Белый Пароход» сәләтле балалар һәм яшьләргә ярдәм фондының уртак проекты. Чыгышлар балалар цирк мәктәбенә йөрүче балаларның тамашалары белән үрелеп барачак.

29-30 августта «Түгәрәк уен» фольклор коллективлар фестивале үткәрелә. «Аның уникальлеге шунда ки: ул татар мәдәниятен саклый, тамырларыбызны, гореф-гадәтләребезне искә төшереп тора», – диде министр.

Ул «Уйнагыз, гармуннар!» фестивале аерым бер урынны биләп торуын, гармунчыларның шәһәр үзәге буйлап парадта катнашачакларын әйтте.

30 августта 13.00 сәгатьтә «ДәртФест 2025» фестивале көтелә. Фестиваль программасында: артистлар чыгышы, Татарстан җитештерүчеләреннән уникаль товарлар белән дизайн-маркет, җирле брендлар модасы, «Акыл фабрикасы» лекторие, иҗади мастер-класслар, урам театры.

Шулай ук, ачык һавада «Казанская осень» XV опера фестивале үтәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot