news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ирада Әюпова: Биләргә һәм Чистайга галимнәрнең, бигрәк тә археологларның игътибары җитми

Ирада Әюпова: Биләргә һәм Чистайга галимнәрнең, бигрәк тә археологларның игътибары җитми
фото: https://rais.tatarstan.ru/

Биләргә һәм Чистайга галимнәрнең, бигрәк тә археологларның игътибары җитми. Мәдәният министры Ирада Әюпова бу проблеманы Татарстан Республикасы Рәисе карамагындагы Мәдәният буенча совет утырышында күтәрде.

«Тарихи маршрутлар булдыру, музейлар эшен яхшырту, Чистай һәм Биләр шәһәрләрен туристик яктан үстерү - болар барысы да төп бурычларның берсе», – диде ул чыгышында.

Мәдәният министры республика җитәкчелеге ярдәме белән Биләр музей-тыюлыгына бәйле күп кенә инфраструктура проблемалары хәл ителүен, зур акчалар бирелүен әйтеп узды, рәхмәтен җиткерде.

Ирада Әюпова юнәлешне популярлаштыру, кешеләрнең игътибарын җәлеп итү өчен 26 апрельдән яңа туристик маршрут ачылуын искәртте. Яңа маршрут Идел буе Болгар дәүләтенең борынгы шәһәрләрен – Чистай, Биләр Болгарны үз эченә алачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100