Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ирада Әюпова: Безнең мәдәниятнең, безнең театрның иң зур кыйммәте – буыннар алмашы
Татарстан Республикасының мәдәният министры Ирада Әюпова «Тантана» премиясе турындагы фикерләрен әйтте.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

- Мин Мәдәният министрлыгында күптәннән эшлим. Быел 17 ел була. 15 ел элек Фәрит Рәфкатовичның Зилә Рәхимьяновна янына килеп, озаклап фикер алышуларын хәтерлим. Шушы фикерләшүләрнең нәтиҗәсе булып, «Тантана» премиясе гамәлгә куелды. Бу премия турында сүз барганда, шуны әйтәсем килә: безнең халыкның, безнең мәдәниятнең, безнең театрның иң зур кыйммәте – буыннар алмашы.
Театр ул – көн саен шушы могҗизаны тудыручы кешеләр, театр ул – сез һәм тамашачылар. Тамашачы сезгә ышана. Кешеләр арасындагы шушы күпер саклансын иде. Үткән белән киләчәк арасындагы күпер саклансын. Безнең уртак бурыч – күперләрне тотып торган баганаларны саклау. Бу инде – намус һәм абруй, ди ул.
«Тантана» театр премиясен тапшыру тантанасында яңгыраган фикерләрне «Интертат» сайты өчен Рузилә Мөхәммәтова язды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз