news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ирада Әюпова «Алтын битлек» тантанасы турында: Бу – безнең өчен зур мөмкинлекләр

Ирада Әюпова «Алтын битлек» тантанасы турында: Бу – безнең өчен зур мөмкинлекләр
Фото: «Татар-информ»

«Бу чара безгә бик кадерле. Биредә үткән түгәрәк өстәлләр, иҗади очрашулар бик кадерле, Милли китапханәдә ачылган афишалар күргәзмәсе...

Театр сәнгате – ул зур команда эше. Командада һәр катнашучының роле бар – костюмер, постижердан башлап, рәссамнарга, артистларга һәм режиссерга кадәр.

Бу – безнең өчен зур мөмкинлекләр. Үз мәдәниятебезне күрсәтү, төрле дәрәҗәдәге вакыйгаларны кабул итә алуыбызны күрсәтү. Иң мөһиме – бу төбәк өчен генә кадерле вакыйга түгел, бу – безнең мәдәни киңлекнең бердәм булуын күрсәтә, ул башкала һәм төбәк дип бүленми. Без – бер зур ил. Иҗатка, яңа багланышларга һәм яңа проектларга ачык булган талант кешеләре күп булган ил. Алда безне шундый бик күп очрашулар көтә», – ди ул.

«Алтын битлек» тантанасы турында тулырак Рузилә Мөхәммәтованың «Интертат» сайтындагы язмасында укый аласыз.

news_right_1
news_right_2
news_bot