news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җир тетрәүдән зыян күрүчеләр өчен Россия мөселманнары Диния нәзарәте акча җыю игълан итте

Россия мөселманнары Сирия һәм Төркия халыкларының кайгысын уртаклаша һәм җир тетрәүдән зыян күрүчеләргә ярдәм итү өчен акча җыюны оештыра.

Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары һәм Мәскәү мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы мөфти Илдар Әләүтдинов хәбәр итте. РИА Новости шул турыда яза.

«Россиядә дин кардәшләр һәм шәхсән үз исемемнән һәлак булганнарның һәм бу фаҗигадә зыян күргәннәрнең туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашам. Аллаһы Тәгалә сезгә бу авырлыкларны кичерергә көч, сабырлык һәм зирәклек бирсен. РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды Төркия һәм Сириягә ярдәмгә акча җыю игълан итә. Россия мөселманнары, ярдәм кирәк булганда, читтә калмаячак», – дип сөйләгән мөфти Әләүтдинов.

Аның сүзләренчә, Россия мөселманнары Сирия, Ливан, Әфганстан һәм башка ил гражданнарына ярдәм күрсәтеп тора.

«Безнең хәйрия проектлары дин кардәшләргә генә түгел, башка конфессияләр вәкилләренә дә юнәлдерелгән. Халыкара проектларда без Россияне, күп милләтле һәм күп конфессияле илне тәкъдим итәбез, шуңа күрә әлеге ярдәм кирәк булган һәркемгә булышабыз», – дип өстәде мөфти Әләүтдинов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100