Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Җир сатарга теләгән хатын-кызның 100 мең акчасын урлаганнар
Полициягә гариза язганнан соң җинаять эше кузгатылган.
(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ»). Начар ниятле сатып алучы 62 яшьлек казанлының акчасын үзләштергән. Матди зыян 100 мең сум тәшкил иткән. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
62 яшьлек хатын-кыз 27 октябрьдә полициягә гариза язган. Ул Казанның Авиатөзелеш районында бакчачылык ширкәтендә җир сатуы турында белдерү урнаштырганлыгы турында сөйләгән. Сатып алырга теләүче элемтәгә чыккан һәм банк картасы номерын сораган. Хатын-кыз карта номерын әйткән, аннары “ялган сатып алучы” акча счетка күчкәнлеген тикшерү өчен банкомат аша берничә операция эшләргә кушкан.
Зыян күрүче шалтыраткан кешенең барлык шартларын үтәгән һәм билгесез абонент номерына акча күчергән. Нәтиҗәдә счетта булган бөтен акчасыннан колак каккан.
“Мошенниклык” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз