Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
“Җир сәгате”нең иң актив шәһәр-катнашучысы 29 мартта бүләк алачак
Акциядә җиңүчене катнашучылар һәм шәһәр халкы нисбәтенә карап билгеләячәкләр.
(Казан, 26 март, “Татар-информ”). Бөтендөнья кыргый табигать фонды оештырган “Җир сәгате” экологик акциясендә иң актив катнашкан Россия шәһәре алтын белән йөгертелгән глобус рәвешендәге бүләк-сын алачак. Бу хакта “ТАСС” агетлыгы әлеге фондның матбугат хезмәтенә сылтама ясап яза.
Халыкара күләмдә 10нчы тапкыр уздырылучы быелгы “Җир сәгате” акциясе тарихта иң күп кеше катнашкан дип билгеләнгән. Аңа дөньядагы 184 дәүләт (узган елга караганда алтыга күбрәк) кушылган. Чарада Россиянең рекордлы дәрәҗәдәге санда булган 150 шәһәре катнашкан. Бу, 2016 елга караганда, 1,5 тапкырга күбрәк. Халкы иң актив булган шәһәр 29 мартта “Җир сәгатенең башкаласы” дип исемләнгән бүләк–сын алачак, дип язылган хәбәрдә.
Җиңүчеләрне “Җир сәгате”ндә катнашучылар һәм шәһәр халкы саны нисбәтенә карап билгеләячәкләр. Үз шәһәренә җиңү китерү өчен кешеләргә акциянең сайтында теркәлергә һәм үзең яшәгән урынны күрсәтергә кирәк.
Россия әлеге акциядә тугызынчы тапкыр катнаша. 2009 елда “Җир сәгате” 20 шәһәрдә узса, 2017 елда ул инде 150 шәһәрне колачлый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз