news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җир мәсьәләләренә кагылган 22 процент мөрәҗәгать суд тарафыннан канәгатьләндерелмәгән

Татарстан Республикасы Иҗтамагый палатасы җир мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча судка булган мөрәҗәгатьләрне анализлаган.

(Казан, 28 ноябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Җир яки крестьян-фермерлык хуҗалыклары мәсьәләләрен җайга салу буенча Россиядә 5 меңнән артык суд карары исәпләнә. Татарстан Республикасы судлары тарафыннан соңгы ике елда бу юнәлешкә кагылышлы 350гә якын акт чыгарылган. Бу хакта ТР Иҗтамагый палатасында узып баручы атнада  үткәрелгән “Түгәрәк өстәл" барышында мәгълүм булды. Ул “ТР муниципаль районнарында фермерлар һәм шәхси ярдәмчел хуҗалыкларның җирдән файдалануда проблемалары” темасына багышланган иде.

ТР Иҗтимагый палатасы Комиссиясе карамагындагы кече һәм урта эшмәкәрлек буенча эшче төркеме әгъзасы Тимур Акра билгеләп үткәнчә, 2014-2016 еллар аралыгында республиканың арбитраж суды караган эшләрнең 24 процент очрагында хокук актларының дөрес булмавы, 39 процентында КФХларның бөлгенлеккә төшүе, 9 проценты КФХларның бурычларны кайтару белән бәйле, калган 28 проценты исә башка мәсьәләләргә кагылышлы була.

Суд мөрәҗәгатьләрнең барлыгы 40 процентын канәгатьләндергән, 22 процент очракта канәгатьләндерүдән баш тарткан, 38 процентын яңадан карауга юллаган.

“Җир кишәрлекләрен бирүне сорап ясалган мөрәҗәгатьләрнең кире кагылу сәбәпләре берничә төрле булырга мөмкин. КФХ хуҗасы җир кишәрлеге сорап мөрәҗәгать иткәндә, территориянең чикләрен күрсәтми һәм еш кына физик зат буларак мөрәҗәгать итә. Шуңа да аңа җир бирелми. Икенче очракта җирләр муниципаль дәрәҗәдә булып, аларны арендага бары аукционнар аша гына алырга була. Шулай ук җир кишәрлеге сораганда, аның нинди максатларда кулланылачагын да күрсәтү шарт”, - дип аңлатма бирде Тимур Акра.

“Түгәрәк” өстәлдә катнашкан ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты җитәкчесе Таһир Һадиев билгеләп үткәнчә, җирдән файдаланучылар нәтиҗәле эшләргә тиеш.

“Җир ул безнең тормышның нигезе. Аның нинди хәлдә булуы, кешеләрнең җирдән ничек файдалануы бүген бик мөһим. Бу мәсьәлә Татарстан Дәүләт Советы депутатларын да бик борчый. Җир алып эшкәртүче кешеләр нәтиҗәле эшләсен иде”, - диде ул.

Парламент вәкиле фикеренчә, җирдән файдалануны тулысынча закон нигезендә башкарып була.

“Республикада, Казан тирәсендә дә бик күп төзелешләр алып барыла. Кызганыч, ул йортлар уңдырышлы җирләрдә дә төзелә. Әлеге күренеш Лаеш, Питрәч, Яшел Үзән, Югары Осланда күзәтелә. Дәүләт җир булганда гына яши һәм эшли ала. Ул бик кыйммәтле әйбер. Моннан 20-30 ел элек кенә бер кешегә гектар чамасы җир туры килсә, хәзер бу мәйдан бик нык кечерәя. Татарстан Иҗтимагый палатасы әлеге мәсьәләгә дә игътибар итсен иде”, - дигән теләкләрен җиткерде Таһир Һадиев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100