Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы тугыз айлык эшчәнлегенә нәтиҗә ясады
Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы тугыз айлык эшчәнлегенә нәтиҗә ясады
(Казан, 31 октябрь, “Татар-информ”, Розалия Зәйнуллина) Бүген ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгында узган республика киңәшмәсендә министрлыкның быел тугыз ай дәвамында башкарылган эшләренә нәтиҗә ясалды. Утырышта республика муниципаль берәмлекләре Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палаталары җитәкчеләре катнашты.
Быелгы елда төп эшчәнлек күрсәткечләре белән таныштырып, министрлыкның исәпләү, мониторинг һәм үзара мәгълүмати эшчәнлек идарәсе башлыгы Гөлнара Әхмәдиева дәүләтнең элеккечә республиканың иң эре милекчесе булуын билгеләде. Республиканың гомуми мәйданы 6784 мең гектар тәшкил итә. Аның якынча 44 проценты оешмалар яки аерым гражданнарның шәхси милке булып исәпләнә. Тугыз ай дәвамында барлыгы 3643 гектар мәйданда 299 җир участогына милек хокуклары теркәлгән. 828,6 гектарын шуларның торак пунктлар, 629,7 гектарын авыл хуҗалыгы җирләре һәм 2184,9 гектарын сәнәгать җирләре тәшкил итә. Гомуми мәйданы 155,5 гектар булган 426 җир участогы нефть чыгару оешмаларына куллануга бирелгән. Хәзерге вакытта дәүләт милкендә 349 унитар оешма, 330 акционерлык җәмгыяте исәпләнә. Шушы вакыт аралыгында 30 оешма эшләүдән туктатылган, 13 оешма үзгәртүгә дучар ителгән һәм 7 оешма банкротлык аша ябылган.
Республика икътисадына инвестицияләр җәлеп итү максатыннан шәхси эшмәкәрлек үсеше өчен шартлары тудыру буенча да даими эш алып барылган. Дәүләт акцияләрен нәтиҗәле файдалануның ачык мисалы буларак, республиканың “Эшлекле медицина үзәге”, “Премьер”, “ТехноЭталон”, “Казан теннис академиясе” ачык акционерлык җәмгыятьләренең устав капиталында катнашуын атарга мөмкин. Бу юнәлештә Татарстан икътисадына җәлеп ителгән инвестицияләр күләме 1,295 млрд. сум тәшкил итә. Моннан тыш, дәүләт дүрт акционерлык җәмгыяте акцияләрен өстәмә чыгаруда катнашкан. Гомумән, ел башыннан 87 акционерлык җәмгыяте акцияләре сатуга куелган булса, 22 акцияләр пакеты гамәлгә куелган. Бу эш республика бюджетына 103 млн. сум керем китергән.
“Министрлыкның төп максаты – җир һәм милек мөнәсәбәтләре өлкәсендә дәүләт мәнфәгатьләрен яклау. Шул исәптән, республика бюджетына керем туплауны кайгырту”, ди Гөлнара Әхмәдиева. Бюджет үтәлешенә килгәндә, быел дәүләт милкен файдалану һәм сатудан алынган табыш күләме узган елның шушы вакыты белән чагыштырганда, 83 процентка арткан. Нәтиҗәдә, тупланма бюджет 6 млрд. 353 млн. сум тәшкил итә. Шул исәптән, 3,9 млрд. сум республика бюджетына кертелгән. Төп үсешне дивидендлар түләүдән алынган керем (3 млрд.282 млн. сум), шулай ук җир участокларын арендага бирү (903 млн. сум) һәм сатудан алынган (515,8 млн. сум) керем тәшкил итә.
2008 елга министрлык бурычларын билгеләп, Гөлнара Әхмәдиева дәүләт милкен һәм җир ресурсларын саклау, аларның керемлеген тәэмин итүгә, исәпкә алу өстендә эшне дәвам ителәчәген билгеләде. Аерым алганда, киләсе елның тугыз ае нәтиҗәләре буенча тупланма бюджетка 2 млрд. 296 млн. сум күләмендә керем җәлеп ителер дип фаразлана. Бюджет туплауда җир участокларын арендага бирүдән алынган керем ( якынча 1 млр. сум) алып торачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз