Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы көнкүреш калдыклары полигоны өчен җирләр бүлү эшенә өстенлек бирәчәк
Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы көнкүреш калдыклары полигоны өчен җирләр бүлү эшенә өстенлек бирәчәк
(Казан, 31 октябрь, “Татар-информ”, Розалия Зәйнуллина). ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгында узган коллегия утырышында бүген “Россия гражданнарына үтемле һәм уңайлы торак” илкүләм өстенлекле проектын гамәлгә кую мәсьәләләре күтәрелде.
Министрлыкның җир ресурслары идарәсе башлыгы Гүзәл Миндубаева сүзләренә караганда, 2007-2008 елларда торак төзелеш өчен республикада 30 мең гектар җир участогы таләп ителә. Шушы нисбәттән, быелгы елда җир участокларын торак пунктлары чикләренә кушу буенча 62 участокта экспертиза үткәрелгән. Әйтергә кирәк, җир участокларын торак төзелеше өчен торак пунктларга кертү буенча ТР Министрлар Кабинетында 15 карар кабул ителгән иде. Нәтиҗәдә, 1,8 мең гектар мәйданда 106 җир участогы (шул исәптән, 1 мең гектары Казан шәһәре тирәлегендә) торак пунктларга кертелгән. Илкүләм проект кысаларында республиканың дәүләт резервына 80200 гектар җир кертелгән ( 38,2 гектар –Казан шәһәрендә). Социаль ипотека программасы буенча исә җир участокларын арендага алу буенча 4 млрд. 322 млн. сумга 1331 килешү төзелгән.
Әмма торак пунктлары чикләрен киңәйтү барышында җирле үзидарә органнары еш кына ирекле җирләрнең җитмәвенә, муниципаль район үсеше буенча планнар эшләнмәве, шәхси милектә булган җирләрне дәүләт җир участокларына алмаштыру кирәклеге кебек проблемаларга юлыга. Әлеге мәсьәләләрне хәл итү максатында җирле үзидарә органнарына җир участокаларын сатуны туктатырга киңәш ителгән хатлар юлланган. Һәм хәзерге вакытта беренче чиратта федераль һәм республика юллары тирәсендәге җирләрне сату эше тукталылган.
Гүзәл Миндубаева әйтүенчә, 2008 елда да “Россия гражданнарына үтемле һәм уңайлы торак” илкүләм проектын гамәлгә ашыру эше дәвам иттереләчәк. Шулай ук ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы сәнәгать җирләрен киңәйтүгә зур игътибар бирәчәк. Җир участокларын нефть оешмаларына куллануга бирү белән бергә, көнкүреш калдыклары полигоны өчен участоклар белән тәэмин итү эше алып барылачагын белдерде җир ресурслары идарәсе башлыгы. Мәгълүматлардан күренгәнчә, бүгенге көндә бары тик республиканың Азнакай районында гына көнкүреш калдыклары полигоны өчен җир бүлеп бирелгән. Бер үк вакытта юллар төзелеше, аларда автомобиль сервислары объектлары өчен дә җирләр бирергә кирәклеген ассызыклый министрлык вәкиле. “Федераль һәм республика юлларын киңәйтүгә зур игътибар таләп ителә. Бу мәнфәгатьләр өчен җирләр бүленешендә каршылык туган очракта, алар дәүләт файдасына куллануга алыначак”, - дип белдерде Гүзәл Миндубаева.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз