news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Кадыйров «Батырлар» катнашучысының остазы булачак

Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Кадыйров «Батырлар» катнашучысының остазы булачак
Фото: ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы матбугат хезмәте

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы башлыгы Азат Кадыйров «Батырлар. Татарстан Геройлары» программасы катнашучысы, махсус хәрби операция ветераны Рөстәм Сабиров белән очрашты.

Исегезгә төшерик, «Батырлар. Татарстан Геройлары» программасы – ул махсус хәрби операция катнашучылары һәм ветераннарыннан Татарстанның кадрлар резервын формалаштыру махсус республика проекты. Ул ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановның инициативасы белән гамәлгә куелды. Проектның беренче сайлап алу этабына 1,6 меңнән артык кеше теркәлгән. Өч этапның нәтиҗәләре нигезендә 45 катнашучы сайлап алынган. Программаның остазлары – Татарстан министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре. Алар катнашучыларга профессиональ өлкәдә сәләтләрен тормышка ашырырга ярдәм итә.

«Рөстәм Сабировның җир-мөлкәт өлкәсендә тәҗрибәсе бар, ул күп процессларны яхшы аңлый. Моны исәпкә алып, без аны якын арада министрлыкның гына түгел, ведомствога буйсынучы учреждениеләрнең эше белән дә якыннан таныштыра башларга планлаштырабыз. Бу аның хәзерге эшенә комачауламасын өчен график төзиячәкбез. Моннан тыш, без хәзер яңа, шул исәптән цифрлы проектлар гамәлгә ашырабыз, безгә читтән караш файдалы булачак», – дип китерә Кадыйровның сүзләрен министрлыкның матбугат хезмәте.

Сабировка төрле елларда дәүләт бүләкләре тапшырылган. Алар арасында РФ Саклану министрлыгының II дәрәҗәле «Хәрби казанышлар өчен» һәм «Хәрби батырлык өчен» медальләре, шулай ук Батырлык ордены бар.

Программа нигезендә укыган вакытта катнашучылар дәүләт идарәсе өлкәсендә күнекмәләр үзләштерәчәк, төрле ведомстволарда стажировка узачак, күчмә чараларда катнашачак. Уку йомгаклары нигезендә алар аттестация проектын тәкъдим итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot