news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы эшләре белән идарә итүче Илназ Вәлиев вафат

Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы эшләре белән идарә итүче Илназ Вәлиев вафат
Фото: mzio.tatarstan.ru

Кичә Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы эшләре белән идарә итүче Илназ Вәлиев 37 яшендә фаҗигале рәвештә вафат булды. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы коллективы зур югалту кичерә. 2024 елның 21 сентябрендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы эшләре белән идарә итүче Илназ Илһам улы Вәлиев 37 яшендә фаҗигале рәвештә вафат булды», – диелә хәбәрдә.

Кайбер мәгълүматлар буенча, Илназ Вәлиев Казанда Идел буенда пирс янында әйләнеп капланган көймәдән егылып төшеп батып үлгән. Искәртик, инцидент «Венеция» көймә станциясендә булды. Моторлы көймәдә биш кеше була. Көймә әйләнеп каплангач, дүртесе йөзеп чыга, берсе батып үлә. Якынча мәгълүматлар буенча, көймә белән аек булмаган кеше идарә иткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100