news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җир эшләргә тиеш — Рөстәм Миңнеханов

Республика җитәкчелеген җирләр язмышы борчый.

(Казан, 21 сентябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). “Җир фондының нәтиҗәле кулланылышы буенча тулысынча инвентаризация үткәрү кирәк. Күп кенә җир хуҗалары аңа капитал җыю, хәттә спекуляция чарасы буларак карый. Нәтиҗәдә, күп кенә участоклар кулланылышка кертелми”.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген V чакырылыш Дәүләт Советының 20 нче утырышында республика парламентына төбәкнең эчке һәм тышкы хәле турындагы еллык юлламасында шул хакта билгеләп үтте.

Республика җитәкчесе җирләрнең категорияләре үзгәрүгә борчылуын белдерде. “Соңгы 10 елда гына да Казан һәм Яр Чаллы калалары тирәсенә меңләгән гектар авыл хуҗалыгы җирләре кушылган. Бу, бер яктан авыл хуҗалыгы җирләре территорияләре кимүгә китерсә,икенче яктан шәхси кулларга йорт төзелеше өчен тапшырылган җирләр инженер һәм социаль инфраструктурасыз. Алар еш кына спекулянтлар бәяләреннән файдаланыла”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Президент җирнең эшләргә тиешлеген ассызыклап, әлеге мәсьәләдә Төзелеш министрлыгының контрольдә тоту мөмкинлекләрен киңрәк кулланырга өндәде.

РФ Дәүләт Думасы Айрат Хәйруллин “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына бу уңайдан үз фикерен җиткерде.

“Без бик күп җире булган илдә яшибез һәм һәр кешегә дача гына түгел, үз йортын төзергә мөмкинлек бирелергә тиеш. Ул җирләрдә, аеруча да авыл хуҗалыгы өлкәсенә караганнары белән, спекуляцияләр башкарылырга тиеш түгел. Президент та моңа игътибар юнәлтте”, - диде депутат.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100