news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ир-егетләрнең җәмәгать эшләреннән читләшүе күзәтелә – Р.Гарифуллин

Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның яшьләр форумына килүчеләрнең күпчелеге – хатын-кызлар.

(Казан, 14 сентябрь, “Татар-информ”, Илгиз Шәкүров). Соңгы елларда Татарстанда ир-егетләрнең җәмәгать эшләреннән читләшүе күзәтелә. Бу хакта бүген “Без – бер ил, без – бер халык!” яшьләр форумының ачылу тантанасында Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин хәбәр итте.

“Без – бер ил, без – бер халык!” Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның яшьләр форумы быел 7 нче тапкыр үткәрелә. Ул Халыкара тынычлык көненә багышланган. Әлеге форумда өлкән курс студентлары катнаша.

Быелдан аларга тарих һәм җәмгыять белемен укытучы яшь укытучылар да кушылган. Форумның максаты яшьләр арасында экстремизм идеяләрен профилактикалау һәм аларда гражданлык тәрбияләүдә. Катнашучылар өчен 5 көн дәвам итәчәк белем бирү программасы, төрле мастер-класслар, әйдәп баручы җәмәгать эшлеклеләре белән очрашулар әзерләнгән.

Бүген, 14 нче сентябрь көнне, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгында форумның ачылу тантанасы узды. Анда ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин, ТР Антитеррорлык комиссиясе аппараты җитәкчесе Илдар Галиев, форумның оештыру комитеты һәм яшьләр үзләре катнашты.

Форумның нәтиҗәсе булып яшьләр арасында экстримизмны булдырмауга багышланган эш методикасы барлыкка килүе көтелә. “Быел форумга укытучыларны да чакыруыбыз очраклы түгел. Халыклар арасында хөрмәт, игелеклелек тәрбияләүне балачактан башларга кирәк. Без үзебезне экстремизмга каршы дип әйтмибез, без үзебезне тынычлык өчен дип әйтәбез”, - дип фикерләре белән уртаклашты форумны оештыручыларның берсе, “Иҗади яшьләр академиясе” оешмасы проектлары җитәкчесе Андрей Петухов.

“Җәмгыятебезнең киләчәге ирләр кулында”

ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин исә, форумда егетләрнең аз катнашуына басым ясады. “Соңгы елларда җәмәгать эшләрендә гүзәл затлар активлашып китте. Ә бит уйлап карасаң, җәмгыятебез киләчәге ирләр кулында. Минемчә, егетләрне бу өлкәгә тарту мәсьәләсенә киләчәктә аеруча игътибар бирергә кирәк”, - диде ул. Форумда катнашу өчен 80 гариза кабул ителгән булган. Шуларның бары тик 60 ы гына чарада катнаша.

Форумда беренче тапкыр катнашучы Алабуганың 5 нче мәктәбендә тарих һәм җәмгыять белемен укытучы Гөлфинә Гыйздәтуллина фикеренчә, мондый төр форумнар уздыру бик тә мөһим. “Аеруча безне, укытучыларны, мондый чараларга күбрәк тарту кирәк. Башка милләткә карата хөрмәтне кешедә кечкенә чактан ук тәрбияләү зарур. Ә гаилә һәм мәктәп – балага тәэсир итә алырдай бердәнбер чыганаклар”, - ди яшь укытучы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100