Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ир-ат һәм аның 7 яшьлек улы Казан үзәгендәге таунхаустагы янгында зыян күргән
Янгын узган төндә Казанның Катанов тыкрыгындагы таунхауста булган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә хәбәр иттеләр. Ведомство мәгълүматлары буенча, янгын алты бүлмәле ике катлы фатир коридорында булган. Шуның аркасында беренче каттагы коридорда көчле төтен барлыкка килгән. Урынга килгән янгын сүндерүчеләр өч кешене коткарган.
Һәлакәт нәтиҗәсендә 41 яшьлек ир-ат һәм аның 7 яшьлек улы зыян күргән. Ир-атны РКБга алып китәләр. Баланы агулану белән Республика балалар клиник хастаханәсенә китергәннәр. Янгын сүндерүчеләр шулай ук 41 яшьлек хатын-кызны эвакуацияләгән, ул зыян күрмәгән.
Янгынның мәйданы 30 кв. метр тәшкил итә, һәлакәтнең башлангыч сәбәбе – электр җиһазларын урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз