Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ир-ат булдыра алмаганда, хатын-кыз үзе тотына – Олонхо театры режиссеры Матрена Корнилова
Бүген – Төрки халыкларның "Нәүрүз" халыкара театр фестиваленең икенче көнендә – саха театрлары җитәкчелеге журналистлар белән очрашты.
(Казан, 6 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Бүген – Төрки халыкларның “Нәүрүз” халыкара театр фестиваленең икенче көнендә – саха театрлары җитәкчелеге журналистлар белән очрашты. Матбугат конференциясендә Олонхо театрының “Сугышчы кызы Джарыбына” спектакле режиссеры Матрена Корнилова, Саха Яшь тамашачы театрының сәнгать җитәкчесе Алексей Павлов, Эстрада театры директоры Алексей Егоров һәм Саха театры режиссеры Сергей Потапов катнашты.
Алексей Павлов очрашуга турыдан-туры сәхнәдән килде. Яшь тамашачы театры бүген “Нәүрүз” тамашачысына икенче спектаклен күрсәтте. Эжен Ионесконың “Король үлә” спектаклендә Павлов үзе төп рольне башкара. Спектакль 16+ тамгасы белән өлкән тамашачы өчен куелган. Алексей Павлов матбугат конференциясеннән соң “Татар-информ” хәбәрчесенә театрның тамашачы китерү проблемасы булмавын, гастрольләрдә көнгә өчәр спектакль уйнауларын әйтте. Театр саха телендә эшли, залда хәтта синхрон тәрҗемә дә көйләнмәгән, театрга аның кирәге юк, ди.
Үзе дә шактый еллар Саха дәүләт академия театрында эшләгән Алексей Егоров хәзер Эстрада театрын җитәкли һәм үзе әйтмешли “З2 йолдыз” белән эшли. Эстрада театры – республикада яңа театр, ул концерт оешмасыннан барлыкка килгән. Казанга Эстрада театры “Очам” исемле драма алып килгән.
Журналистларны, нигездә, кичәге Олонхо театры спектакле кызыксындырды һәм төп сораулар аның режиссеры Матрена Корниловага булды. Ул спектакльнең конуссыман бинага көйләнгән булуын әйтте, үзләренең ачык мәйданнарга да тиз ияләшүләрен әйтте.
“Мин бу әсәрне күтәреп озак йөрдем. Аннары үзем алындым. Ир кеше булдыра алмаганда, хатын-кыз үзе тотына, – диде ул. – Хатын-кыз бөтенесе өчен җавап бирә”.
Ул артистларның өлкән буыннан олонхосут (олонхо уку) осталыгына гына түгел, кошлар, атлар хәрәкәтләрен өйрәнүләрен дә әйтте.
“Якутия – ул боланнар түгел, минем балачакта болан күргәнем булмады, Якутия – ул ат”, – дип өстәп куйды режиссер Сергей Потапов.
Бүген 19.00 сәгатьтә Г.Камал театрында П.А.Ойунский исемендәге Саха академия театрының “Уяну” спектакле башлана. Аны сәхнәгә танылган режиссер Сергей Потапов куйган. Спектакльне “Татар-информ” онлайн күрсәтәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз