news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иптәшен машина түбәсенә утыртып йөрткән шоферга штраф салганнар

Машинаның 54 яшьлек хуҗасын, түбәдә утырып йөргән 53 яшьлек ир-атны социаль челтәрләрдә чыккан видео ярдәмендә тапканнар.

Иптәшен машина түбәсенә утыртып йөрткән шоферга штраф салганнар
ГИБДД Казани

(Казан, 18 август, “Татар-информ”). Казанның ЮХИДИ хезмәте иптәшен машина түбәсенә утыртып йөрткән шоферга штраф салды. Бу хакта Казанның юл-патруль хезмәтендә хәбәр иттеләр.

“Социаль челтәрләрне тикшергән вакытта полиция хезмәткәрләре бер видеога юлыга. Анда бер ир-атның иптәшен “Тойота” машинасы түбәсенә утырып йөрүе төшерелгән була. Юл-патруль хезмәткәрләре автомобильне, 54 яшьлек йөртүчесен һәм аның 53 яшьлек иптәшен ачыклады”, - диделәр оешмада.

 Ир-атларга карата административ протокол төзелгән һәм штраф салынган.

news_right_1
news_right_2
news_bot