news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ипподромга кеше китерер өчен, чабышларда авыл атлары да катнашырга тиеш - фермер (видео)

Питрәч районын Званка авылында атлар үрчетү белән шөгыльләнүче Марсель Хәйруллин нәселле атлар үрчетү үзенчәлекләре турында сөйләде.

(Казан, 20 октябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Питрәч районын Званка авылындагы нәселле атлар үрчетү белән шөгыльләнүче фермер Марсель Хәйруллин "Татар-информ" агентлыгы журналистына нәселле атларны үрчетү үзенчәлекләре турында сөйләде һәм ипподромга ни рәвешчә кешеләрне җәлеп булуы хакында фикерләре белән уртаклашты.

Нәселле атлар үрчетеп, зур керем алып булмый.  Ул 60 нәселле ат тота. Алар арасында Россиянең төрле төбәкләреннән генә түгел, чит илләрдән кайтартылган атлар да бар. 1,5 яшьлек ныклы, чиста токымлы атны сатып алу өчен якынча 500 мең сум күләмендә акча кирәк.

“Хуҗалыкта ат тотканда аны сарайга ябасың да, шуның белән эше бетте. Токымлы атлар караганда, селекция эше алып барылырга тиеш. Атларның әти-әнисен билгеләргә кирәк. Бездә туган һәр тайның номеры, паспорты бар. Мисал өчен, бездә бияләр бар, әмма айгырлар юк. Бияне “каплаткан” өчен 50 мең сум акча түләргә, аны хисапка куярга кирәк. Кыскасы, чыгымнары бик күп”, - ди Марсель Хәйруллин.

Тукландыру мәсьәләсенә килгәндә, бер атка елына 2,5 тонна солы кирәк. Моннан тыш рационда алма, кишер булырга тиеш. Атлар сараен тәртиптә тоту чыгымнарын, атларны караучы хезмәткәрләргә хезмәт хакын да исәпкә алу мөһим.

“Ун биядән якынча сигез тай алырга мөмкин. Бер тайны 80 мең сумга сатарга була. Чыгымнарны санаганда, керем әллә ни күп түгел”, - ди хуҗалык җитәкчесе. Әмма Марсель Хәйруллин бар нәрсәне дә табыш алу өчен түгел, ә күңел өчен дә эшләргә кирәк, дигән фикердә.

Нәселле атны ничек танырга?


Нәселле атлар үрчетү белән шөгыльләнергә теләүчеләр беренче чиратта, үзенең нинди максаттан чыгып эшләвен аңларга, бу өлкәдә белгеч булырга тиеш. Мисал өчен, йөк атларын бер төрле, инглиз токымлы атларны тәрбияләү икенче төрле белем таләп итә.

Нәселне атны сайлаганда алданмас өчен уяу булу һәм бу өлкәдә тәҗрибә кирәк. “Америкадан кайтартыла торган атларда чиплар бар, шуңа алдаучылар да юк. Россиядә исә атлар үрчетү белән шөгыльләнә торган заводлардан гына сатып алу ышанычлы”, - ди Марсель Хәйруллин.

Атның “сыйфатына" әнисе йогынтысы 50 процент дип бәяләнә, моның өчен биянең шәҗәрәсен белү мөһим. 25 процент исә тайның әтисеннән күчкән сыйфатлар, калган 25 проценты тукландыруга бәйле, ди фермер. “Кешеләр, күп дигәндә, үзләренең әби-бабасын белә. Атларның паспортында исә алты-җиде буынга кадәр мәгълүмат бирелгән”.

“Чабышларга авыл атларын җәлеп итәргә кирәк”

Атлар үрчетүгә игътибар аз, бәлки реклама да җитеп бетмидер, ди фермер. Үрнәк итеп ул финнарны китерә. “Финляндиядә гаилә саен 1 ат туры килә. Алар ат үрчетү белән ныклап шөгыльләнә. Без исә бер ярдан икенче ярга чабабыз. Мисал өчен, Казан ат заводында маллар саны кими, аларга ярдәм итәргә иде”, - дип саный Марсель Хәйруллин.

Атларга игътибарны арттыру өчен реклама ясарга, халыкны җәлеп итү юлларын эзләргә, ди фермер.”Ипподромда еш кына чабышлар уза, әмма моны тамаша кылырга килүчеләр бик аз. Бәлки моның өчен авыл атларын да җәлеп итәргә кирәктер. Шулай эшләгәндә, ат хуҗасының туганнары, дуслары, күршеләре килергә мөмкин”, - ди ул.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100