news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ипотека түләгән кадәр: Казанлыларны февраль өчен коммуналь түләүләр шаккатырды

Казанлыларга февраль ае өчен гыйнвар белән чагыштырганда шактый түгәрәгрәк суммалар язылган квитанцияләр килде. Шәһәр халкы, коммуналь хезмәтләргә түләүләр икеләтә-өчләтә артканын күреп, аптырашта калды.

Ипотека түләгән кадәр: Казанлыларны февраль өчен коммуналь түләүләр шаккатырды
Шәһәр халкы, коммуналь хезмәтләргә түләүләр икеләтә-өчләтә артканын күреп, аптырашта калды
Фото: © Солтан Исхаков, «Татар-информ»

Февраль елның иң кыска ае булуга карамастан, кайберәүләргә 20әр, 40ар мең сумлык счет-фактура килгән. «Республика Татарстан» газетасы моның сәбәбен һәм түләүләрне яңадан исәпләүне таләп итүнең мәгънәсе бармы икәнен ачыклаган.

Ике бүлмәле фатир өчен – 26 мең

Казанда мартның беренче көннәреннән коммуналь хезмәтләргә түләүләр турында гына сөйләшәләр дияргә була. Халык февраль өчен счет-фактура алды, бәяләрдән өнсез калды һәм йорт чатларында, социаль челтәрләрдә һәм телеграм-каналларда башкаларның түләүләре турында сорашырга тотынды.

«Безгә арендалап тора торган 49 квадрат метрлы фатир өчен 26 933 мең килде...»;

«Азинодагы 33 квадрат метрлы бер бүлмәле фатир өчен 14 158 мең сум. Шуның 5555 сумы җылылык өчен. Әле җылыткыч кабызырга да туры килде, өйдә бик салкын иде»;

«19 мең сум килде. Гыйнварда 9,3 мең иде. Ипотека түләгән кадәр түлибез... Дөнья кая тәгәри?»;

«Узган айда җылылык өчен 2092 сум килгән иде, бу айда – 4400! Февраль буена диярлек батареяларны ябып тордык, тәрәзәләрне еш ачтык. Бу бәяләрдән утырып елыйсы килә!»;

«Дәрвишләр бистәсендәге 63 квадрат метрлы өч бүлмәле фатир өчен 17 мең килде. Дус кызга «Арт Сити» торак комплексындагы өч бүлмәле фатир өчен 25 мең сум килгән»;

«Безгә дә февраль өчен счет-фактура күбрәк килде. Без бер атна өйдә булмадык, җылылыкны сүндереп киттек, ә түләү гыйнварга караганда да күбрәк килде».

Февраль елның иң кыска ае булуга карамастан, кайберәүләргә 20әр, 40ар мең сумлык счет-фактура килгән

Фото: © «Татар-информ»

«Пени каян килеп чыккан?!»

Кайберәүләр шулай ук счет-фактураларында җыелган пени барлыкка килүенә зарлана. Аның каян килеп чыкканын аңламыйбыз, «квартплата»ны гел вакытында түләп бардык, дип аптырый казанлылар. Идарәче компанияләр моны счет-фактураларны исәпләүче «Татэнергосбыт»та проблема килеп чыгу белән аңлата.

«Миңа ике бүлмәле фатир өчен 40 мең килде. Счет-фактураны күргәч, тез буыннарым йомшарып, күз алларым караңгыланып китте. Каян мондый акчалар табармын? Артык акча юк бит... «Ачык Казан» системасына яздым. Дүрт көн җавап көттем. Төннәрен йоклый алмадым. Аллага шөкер, яңадан карадылар, программа дөрес исәпләмәгән, диделәр. Хәзер 13 мең сумлык счет һәм 500 сум пени исәпләп җибәрделәр. Пени каян килеп чыккан?! Без һәрвакыт барысын да вакытында түләп барабыз бит... Ачыкларга барачакмын», – дип сөйли Академик Глушко урамындагы күпкатлы йортта яшәүче Светлана Назарова.

Җылылык өчен түләү кыйммәтләнүнең төп сәбәбе – күпфатирлы йортларга бирелгән җылылык энергиясе күләме арту

Фото: © «Татар-информ»

Февраль салкын булды

«Татэнергосбыт» матбугат хезмәтендә исә программаның эшендә бернинди дә җитешсезлекләр булмады, дип белдерделәр. Түләүләр февраль салкын булу сәбәпле артты, дип аңлаттылар идарәдә.

«Җылылык өчен түләү кыйммәтләнүнең төп сәбәбе – күпфатирлы йортларга бирелгән җылылык энергиясе күләме арту. Бу күрсәткечне ай саен идарәче компанияләр «Татэнергосбыт»ка тапшыра. Ул йорттагы исәпләү приборы күрсәткечләре буенча билгеләнә. Февраль салкын булды. Шулай ук счет 2026 елның 1 гыйнварыннан тариф 1,7 процентка арту һәм исәпләү приборлары күрсәткечләрен вакытында тапшырмау сәбәпле дә күбрәк килергә мөмкин. Приборларның күрсәткечләрен тапшырмаган очракта түләүләр норматив буенча исәпләнә», - дип аңлаттылар компаниядә.

«Татэнергосбыт»та шулай ук исәпләү приборларының күрсәткечләрен дөрес бирергә кирәк, дип ассызыкладылар. Матбугат хезмәтендә әйтүләренчә, гыйнварда кайберәүләр күрсәтмәләргә прибордагы барлык саннарны да язган, нәтиҗәдә аларга артык зур суммалы счет-фактуралар килгән.

Бөтен йортка бер җылылык исәпләү приборы гына урнаштырылган йортлардагы фатирларда батареяларны ябуның файдасы юк

Фото: © Солтан Исхаков, «Татар-информ»

Батареяларны ябудан файда юк

Әгәр фатирда теркәлгән кешеләр биш көннән артык өйдә булмаса, алар коммуналь хезмәтләр өчен түләүне яңадан исәпләү өчен гариза бирә ала. Ләкин моны алты айдан да күбрәк вакыт өчен эшләп булмый. Мондый гариза биргән очракта, түләүләр яңадан каралачак, әмма гомумйорт ихтыяҗлары өчен түләү барыбер яңадан исәпләнмәячәк. Җылылык өчен исәпләнгән сумма бары тик җитәрлек җылы бирелмәгән яки киресенчә артык җылы бирелгән очракта гына яңадан карала, дип аңлаттылар ТР Дәүләт торак инспекциясендә.

Инспекциядә шулай ук фатирларында батареяләрны япкан очракта да җылылык өчен зур суммалы счетлар алган милекчеләрнең зарлануларына җавап бирделәр. Әгәр фатирда индивидуаль җылылык счетчигы урнаштырылган булса (мондый счетчиклар комфорт-класслы һәм бизнес-класслы яңа йортларда куела), милекче аның күрсәтмәләре буенча түләячәк, диделәр инспекциядә.

«Димәк, батареяларга җылылык җибәрүне киметкән очракта түләү азрак исәпләнәчәк. Әмма мондый йортларда яшәүчеләр җылылыкны бөтенләй ябып куйса, счетчик күрсәткечләре нульгә тигез булачак, түләү норматив буенча исәпләнәчәк», - дип кисәттеләр торак инспекциясендә. Бөтен йортка бер җылылык исәпләү приборы гына урнаштырылган йортлардагы фатирларда батареяларны ябуның файдасы юк, бу коммуналь түләүләргә тәэсир итмәячәк.

Дарья Субботина, «Республика Татарстан»

news_right_1
news_right_2
news_bot