news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ипотека өлкәсендә эшчәнлек алып барган аферист “капкан”

Хәер, ул үзе генә түгел, җинаятьчел төркем белән эш йөрткән

(Казан, 13 апрель, “Татар-информ”). ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы игълан иткән “Сезнең ышаныч максимумы” акциясе барышында министрлыкның икътисади җинаятьләргә каршы көрәш идарәсенә Чаллыдан берәү, Казанда яшәүче хатын-кыз социаль ипотека буенча фатир алуда ярдәм иткән өчен 300 мең сум акча таләп итә, дип мөрәҗәгать иткән.

Узган елның 20 ноябрендә әлеге эшмәкәр чаллылы Торак фондыннан социаль ипотека программасында катнашу һәм булачак фатир сайлау турында алдан протокол алган, соңыннан акча таләп иткән затның исә моңа катнашы булмаган. Шулай булса да, чиратын “алга этәрү” өчен акча сорап, таләп ителгән сумма бирелмәгән очракта чираттан чыгару белән янаулар телефон аша әледән-әле җиткерелеп торган. Акча тапшырылган вакытта кулга төшкән казанлының эшмәкәрнең алдан протокол алганлыгын белмәве исә мошенниклыкка барганлыгын дәлилли, шушы очрак буенча РФ ҖКның 159 нчы маддәсе 3 нче өлеше буенча җинаять эше кузгатылды, дип хәбәр итә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы.

2008 елның ноябрендә, социаль ипотека программасы буенча фатир алуда ярдәм итәбез дигән булып, тагын 3 хатын-кыз белән килешеп, кулга алынган шушы кеше 3 казанлының барлыгы 3 млн. сумына ия булган. Монысы исә җинаять эше буенча өстәмә оператив-эзләү чаралары барышында беленгән.

Шуның кебек мошенниклар эзәрлекләвенә эләккән очракта яки андый кешеләр турында мәгълүмат белгәндә, 02, 052, (843) 291-20-02 телефоннары буенча хәбәр итәргә кирәк.



news_right_1
news_right_2
news_bot