news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ипотека каникулын моңа кадәр алган кредит өчен дә кулланып булачак

Россия Президенты Владимир Путин авыр хәлдә калган кешеләр өчен ипотека каникуллары турында законга төзәтмәләр кертергә кушты.

(Казан, 20 март, “Татар-информ”). Россия Президенты Владимир Путин авыр хәлдә калган кешеләр өчен ипотека каникуллары турындагы законга төзәтмәләр әзерләргә кушты. Хәзер “ипотека каникуллары” яңа ипотека кредитларына гына түгел, ә элек алганнарга да кагылачак. Бу турыда “Интерфакс” хәбәр итә.

Бүген Хөкүмәт утырышында Президент шундый карар кабул итүенә аңлатма бирде."Ипотека каникуллары бирү бирү механизмы җитәрлек дәрәҗәдә төгәл язылмаган һәм законга кертелгән үзгәрешләрне кешеләр дөрес аңламаган", - диде ул.

“Мин Үзәк банк рәисе белән сөйләштем, банк бу карарны хуплый. Ипотека каникуллары элек алынган ипотека кредитларына да кагыла. Шуңа күрә Дәүләт Думасы депутатларыннан закон кабул иткәндә шуны истә тотуларын сорыйм”, - дигән дәүләт башлыгы.

news_right_1
news_right_2
news_bot