news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ипотека буенча ставкалар 10 проценттан түбән төшәргә мөмкин

Бу хакта Ипотекалы торак кредиты агентлыгы җитәкчесе Александр Плутник белдергән.

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ»). 2018 елда Россиядә ипотека буенча уртача ставкалар 10 проценттан түбән төшәчәк, дип белдергән журналистларга Ипотекалы торак кредиты агентлыгы җитәкчесе Александр Плутник "ВТБ Капитал" оештырган "Россия зовет!" форумында. Бу хакта "Интерфакс" яза.

"Киләсе елда Россия банкы инфляция буенча куйган максатларны исәпкә алып, аларның үтәләчәгенә ышанам, ставка төшәчәк", - дип билгеләп үткән агентлык җитәкчесе.

Хәзер ставка 2014 ел дәрәҗәсендә, шул ук вакытта торак бәяләре ул вакыттагыга караганда сизелерлек түбән, дип ачыклык керткән ул.

Үзәк банк мәгълүматлары буенча, РФ банклары физик затларга ипотека буенча биргән торак кредитлары 2016 елның августында 12,66 процентка (июльдә - 12,82%) төшкән. Августта ставка икенче ай рәттән төшкән һәм ярты елда минималь булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot