news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балалы гаиләләр өчен ипотека каникуллары 1 сентябрьдән гадиләштереләчәк

1 сентябрьдән Россия гаиләләре икенче һәм аннан соңгы бала туганда яисә уллыкка алганда керемнәр кимүне расламыйча гына ипотека каникуллары рәсмиләштерә алачак. Дәүләт Думасының Икътисади сәясәт комитеты каршындагы цифрлы икътисадны үстерү буенча экспертлар советы әгъзасы Валерий Тумин РИА Новости агентлыгына шулай дип белдерде.

Элегрәк ярты еллык кредит каникуллары алу өчен керемнәрнең кимүен раслау таләп ителә иде. Яңа закон исә процедураны гадиләштерә - икенче яки аннан соңгы бала туу яки уллыкка алу факты каникуллар өчен нигез булып торачак, дип аңлатты эксперт.

Каникуллар 18 айга кадәр бирелә, гаризаны бала туганнан яки уллыкка алынганнан соң 180 көн эчендә бирергә мөмкин. Торак берәү генә булырга, ипотека суммасы 15 миллион сумнан артмаска, ә бурычка алучының әҗәте булмаска тиеш.

Шул ук вакытта, Тумин яшерен чыгымнар турында да кисәтте: каникуллар вакытында процентлар исәпләнүен дәвам итә, шуңа күрә гомуми түләү артачак, бу исә кредит срогының артуына яки ташламалы чор тәмамланганнан соң айлык түләүләрнең үсүенә китерергә мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot