news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ипи белән сөт алып чыгып, безне ашата иде - авылдашы Шәүкәт Биктимеров турында

"Ак калфак" делегатлары Миңгәрдә Шәүкәт Биктимеров йортында һәм музеенда булды.

(Казан, 21 июль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). "Зур артист булса да, үзе бик гади, Казандагы фатиры да, авылдагы йорты да гади иде", - дип белдерде Шәүкәт Биктимеров турында авылдашы Вәррәкыя апа Зарипова. Искәртеп үтик, Г. Камал театры артистының Саба районы Миңгәр авылындагы йортын "Ак калфак" иҗтимагый оешмасы вәкилләре дә күрде. 

"Әгәр аның урынында берәү булса, таш пулатлар салдырыр иде. Ләкин ул үз мәнфәгатьләрен кайгыртып йөри торган кеше түгел иде. Байлык дип яшәмәде, бөтен барлыгын театрга багышлады. Без аның белән кеше, артист, ата, гаилә башлыгы буларак та горурланабыз, мактауга лаеклы кеше иде. Бөтен яктан да чын үрнәк кеше инде ул Шәүкәт абый. Әтисе Хәсән абый да шундый иде. Олысына, кечесенә сез дип эндәште", - дип белдерде Вәррәкыя апа "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә.

Артист турында хатирәләре белән уртаклашып: "Шәүкәт абый Казаннан кайтышлый, Сабадан Миңгәргә җәяү кайта иде. Бер якта - басу-кырлары, икенче якта - каен полосасы. Матур табигатьне күзәтеп җәяүләп атлый торган иде. Ул анда үзенең яшьлек хатирәләрен дә барлагандыр, бәлки, спектакльдә уйныйсы рольләрен дә кабатлап кайткандыр", - диде.

"Авылдашлары белән аралаша иде. Бик гади, җор телле иде. Күршеләре, яшьтәшләре белән мунча керә торган иде. Аннары аларның өе кырыенда гына канаудан чишмә суы ага иде, ул иртән, сөлгесен җилкәсенә салып, шул чишмәгә юынырга чыга иде. Йөзләре кып-кызыл, матур булып, шат кыяфәт белән, авыз эченнән нәрсәдер җырлый-җырлый өенә кереп китә торган иде. Шул истә калган", - дип белдерде Вәррәкыя Зарипова.

Вәррәкыя Зарипова 4 ел башлангыч мәктәптә үзен Шәүкәт Биктимеров укытканын әйтте. "Мин – аның укучысы. Укытучы буларак бөтен көчен балаларга белем бирүгә багышлады. Өендә ипи пешерәләр иде аның, озын тәнәфестә ипи белән сөт алып чыгып, безне ашата иде. Аннары Шәүкәт абый укыткан мәктәптә 31 ел мәктәп директоры булып эшләдем. Шәүкәт абый, Хәсән абыйларның данын төшермәс өчен бөтен көчемне биреп эшләдем. Без районда алдынгы мәктәп булдык, республикада да беренче урынга чыктык", - диде.

Вәррәкыя апа үзе директор вакытта Шәүкәт Биктимеровның 70 яшьлек юбилеен һәм аның иҗат эшчәнлегенең 50 еллыгын уздырганнарын искә алды. "Юбилей вакытында чәй табыны янында сөйләшеп утырдык, бик күп театр артистлары килгән иде. Шул вакытта ул “гомер узды” диде. Нәҗибә Ихсанова “Шәүкәт, син бик бәхетле, синең төп нигезең, каршы алырдай авылдашларың бар, ә менә безнең кайтырга нигез дә юк, авыл да юк. Син моның белән бик бәхетле” диде", - дип сөйләде артистның авылдашы.

Миңгәр авыл китапханәсе каршында Шәүкәт Биктимеров музее да эшләп килә. Зал аның балачагына багышланган. "Без 300 мең сумлык грант отып, Милли музей эшләгән бүлмә бу. Аның йортыннан чыккан әйберләр куелды биредә", - диде китапханәче.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100