Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Йөзүче Ралина Гыйләҗева: Казанда миңа, һичшиксез, уңайлырак булачак
Россия йөзүчесе, Чаллыда туган Ралина Гыйләҗева 2026 елда Парижда узган Су спорты төрләре буенча Европа чемпионатында катнашканнан соң, Казанда үзен Франция башкаласына караганда рәхәтрәк хис итәчәген әйтте.
«Әлегә кайсы шәһәр яхшырак икәнен төгәл әйтә алмыйм, әмма Казанда миңа, һичшиксез, уңайлырак булачак. Бездә барысы да яңарак кебек. Миңа Татарстанда күбрәк ошый», - дип белдерде спортчы «Чемпионат» басмасына биргән интервьюсында.
Йөзүче 50 метрлы һәм 100 метрлы дистанцияләрдә финалга үтә алмаса да, Европа чемпионатында алган тәҗрибәсен «бик зур һәм кыйммәтле» дип атый.
«Борчылдым, әлбәттә. Арыдым дип әйтә алмыйм, ләкин нәрсәдер дөрес бармады. Тулаем алганда җиңел булды», - ди Гыйләҗева, 50 метрга брасс белән йөзүне шәрехләп.
«Йөз метрлыкка килгәндә, анда бернинди тайпылышлар да юк иде, без тренер белән баштан ук 50 метрга күбрәк әзерләндек, йөз метрлыкка әллә ни исәп тотмадык, - дип өстәде йөзүче.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз