Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Йөзүче Ирина Звягинцева Казанда Россия чемпионы булды
Татарстан башкаласында йөзү буенча ил чемпионаты уза. Беренче көнне кызлар 400 метрлы комплекслы йөзү дистанциясендә медальләр өчен ярышты.
Җиңүне Ирина Звягинцева яулады — ул дистанцияне 4:42,10 секундта үтте. Париждагы нормативны үтәү өчен аңа 1,03 секунд кына җитмәде.
Икенче урында — Диана Вәлиуллина (4:45,99 секунд), ә бронза медаленә Дарья Рогожинова (4:46,90 секунд) ия булды.
Йөзү буенча Россия чемпионаты 6 июньнән 11 июньгә кадәр дәвам итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз