Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Йөзү турнирында Казан командасы алтын медаль яулады
Муниципаль хезмәткәрләрнең йөзү буенча республика спартакиадасында Казан командасы беренче урынны яулады. Ярышларда 10 команда катнашкан. Турнир Татарстан башкаласында «Акчарлак» бассейнында узган, дип хәбәр итә мэрия матбугат хезмәте.
Башкарма комитет җыелма командасы ирекле стиль белән 4х50 метрга йөзү эстафетасында, 2:07:97 нәтиҗә күрсәтеп, җиңүгә ирешә. 2:44:10 нәтиҗәсе белән Азнакай спортчылары икенче урында калган. Алар Спартакиада барышында елдан-ел Казан өчен көчле көндәшләр булып кала, дип билгеләп үттеләр Физик тәрбия һәм спорт комитетында. Бронза медаль Алабуга командасына бирелгән.
Алдарак Казанның муниципаль хезмәткәрләре командасының мини-футбол буенча республика Спартакиадасында беренче урынга лаек булуы турында хәбәр ителгән иде. Көрәш мәйданында Татарстанның төрле районнарыннан тугыз команда көч сынашкан. Спорт чарасы Әлмәттә узган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз