Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Йөзсез яңалыклар заманы үтте: Экспертлар Татарстан матбугатының киләчәген ничек күзаллый?
«Татмедиа» журналистлар өчен шәхси бренд темасына интенсив үткәрде.
Заманча технологияләр медиа өлкәсе белгечләрен яңача эшләргә мәҗбүр итә. Нейрочелтәрләр тиздән журналистларны бөтенләй алмаштырачак, дигән сүзләр дә еш ишетелә. Ничек итеп журналистка ясалма фәһем заманында үз һөнәрендә кирәкле белгеч булып калырга? Киләчәктә нинди белгечләргә ихтыяҗ булачак? Ни өчен бүгенге көндә шәхси бренд булдыру мөһим? «Татмедиа. Яңа исемнәр» белем бирү интенсивында катнашучылар әлеге сорауларга җавап эзләде.
Интенсивта Татарстанның төрле районнарыннан 30га якын журналист җыелды
«Волга» («Идел») яшьләр үзәгендә узган «Татмедиа. Яңа исемнәр» белем бирү интенсивы Татарстанның төрле районнарыннан 30га якын журналистны җыйды. Алар арасында район газеталары һәм телеканал вәкилләре дә, республика медиалары һәм матбугат хезмәтләре журналистлары да бар иде. «Татар-информ» хезмәткәрләре дә очрашуга зур команда булып барды. Чараның төп темасы шәхси брендка багышланды.
Интенсив спикерларының берсе – «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков әйтүенчә, бүген аудитория журналистның шәхси фикеренә сусаган. Әмма бүгенге матбугатта «йөзсез» яңалыклар арта бара. Алар инде күптән укучыга кызыклы түгел.

«Бүгенге көндә журналистка социаль челтәрләрдә шәхси сәхифәләр алып бару бик мөһим. Без мондый модельне Кытайда күрәбез. Анда медиахолдинг хезмәткәрләре арасында 1,5 меңгә якын инфлюенсер бар. Алар кешеләргә мәгълүмат җиткереп кенә калмый, үз фикере белән уртаклаша һәм аудиториясе белән аралаша», – дип белдерде Шамил Садыйков.
Якын киләчәктә шәхси бренд журналистларның һөнәри үсешен билгеләүче төп фактор булачак. Садыйков фикеренчә, иң мөһиме – социаль челтәрләрдә үз аудиторияң алдында ихлас булу, дөреслекне сөйләү.
«10 елдан журналистика тулысынча персональләшәчәк»
«Бүген журналист өчен шәхси бренд – ул аудиториянең ышанычын яуларга мөмкинлек бирүче төп актив», – дип белдерде «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев.

«Мәгълүмат артык күп булган чорда кешеләр йөзсез медиаларга түгел, ә экспертизасы һәм кыйммәтләре аңлаешлы булган конкрет авторларга тартыла. 10 елдан медиа дөньясы тулысынча персональләшәчәк. Традицион «газеталар» һәм «телеканаллар» кебек монолит структуралар урынына үз аудиториясе булган мөстәкыйль медиаресурс буларак аерым авторлар киләчәк», – диде ул.
Ясалма фәһем технологияләре журналистларны көндәлек эшләрдән (фактлар җыю, монтажлау) арындырачак, авторларның тирән анализ, сторителлинг һәм укучы белән эмоциональ бәйләнеш булдыру өчен вакыты күбрәк булачак, диде Айдар Сәлимгәрәев.
«Сезнең шәхси брендыгыз кешеләрне сезгә мөрәҗәгать итәргә һәм ышанырга мәҗбүр итәргә тиеш»
Белем бирү интенсивының спикерлары арасында Татарстанның танылган блогерлары, журналистлары һәм медиа өлкә вәкилләре булды. Алар үзләренең шәхси брендын булдыру тарихы турында сөйләде һәм яшь журналистларга киңәшләр бирде.
Спикерларның берсе «Татмедиа»ның социаль медиа бүлеге баш редакторы урынбасары Равил Мөэминов булды. Ул үзенең шәхси брендын ничек булдыруы һәм төрле илләрдә хәрби хәбәрче буларак эшләү тәҗрибәсе турында сөйләде. Бүгенге көндә аны Россиянең төрле төбәкләрендә эксперт буларак чыгыш ясарга чакыралар.

«Шәхси бренд кешеләрне сезгә нинди дә булса сорау белән мөрәҗәгать итәргә һәм ышанырга мәҗбүр итәргә тиеш. Сез я ниндидер файдалы әйберләр турында сөйләргә, я уникаль мәгълүмати продукт тәкъдим итәргә тиеш. Сезгә кадәр берәү дә эшләмәгән әйберне эшләргә тырышырга кирәк», – дип киңәш бирде ул яшь журналистларга.
Спикерлар арасында шулай ук Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре, журналист, блогер Рәмис Латыйпов, ТНВ генераль директоры, ТР Журналистлар берлеге рәисе Илшат Әминов, журналист, блогер, Татарстан Республикасының атказанган артисты Гөлназ Сәфәрова, «Иптәшләр Татарлар» телеграм-каналы авторы, «АК тапшыру» проекты алып баручысы Эльвира Садриева һәм башкалар бар иде.
«Журналистика яңа исемнәргә мохтаҗ»
«Татар-информ» журналистлары интенсивтан кайтуга ук үзләренең шәхси брендларын булдыру өчен проектлар әзерли башлады. Агентлыкның баш редакторы, «Татмедиа» АҖ генераль директоры урынбасары Ринат Билалов сүзләренчә, бүген җәмгыятьтә мондый форматка ихтыяҗ зур.
«90нчы еллар азагы – 2000нче еллар башы журналистикасын искә төшерсәк, анда исемнәр бик күп иде. Бөтен кеше белә торган берничә автор бар иде. Ләкин аннары зур үзгәрешләр булды: мәгълүмати хәбәрләр күләме бик нык артты. Журналистика мәгълүмати форматка күчте, матбугатта автор позициясе юкка чыкты», – дип аңлатты Ринат Билалов.
Журналистның шәхси фикере кызыклы булсын өчен, ул үз темасын бик яхшы белергә һәм нинди дә булса өлкәдә эксперт булырга тиеш, дип өстәде ул.
«Интенсив алсу күзлекләремне салырга һәм киләчәккә күз салырга мәҗбүр итте»
Әлеге укулардан соң социаль челтәрләрдә үз проектын әзерләргә керешкән журналистларның берсе – «Татар-информ» хәбәрчесе Дмитрий Шатров. Ул хезмәттәше Кирилл Гомәров белән бергә булачак проектның концепциясен әзерләгән.

«Интенсив алсу күзлекләрне салып, киләчәккә күз салырга мәҗбүр итте. Хезмәт базары бик тиз үзгәрә. Бу бигрәк тә журналистларга кагыла. Һөнәри күнекмәләреңнең бәясен төшермәү өчен, аларны гел яңартып һәм камилләштереп торырга кирәк. Журналист өчен шәхси бренд булдыру да мөһим. Укулардан соң без хезмәттәшем белән бергә кешеләргә РФ законнарын һәм аларны бозуның нәтиҗәләрен аңлата торган проект идеясен уйлап таптык. Бу халыкның хокукый белемен арттырырга ярдәм итәчәк һәм закон бозу очракларын кисәтәчәк», – дип сөйләде Шатров.
Аның сүзләренчә, проект интенсивта бирелгән коралларга һәм тәҗрибәгә таянып әзерләнгән. Журналистлар үз идеясен ел азагына кадәр киң аудиториягә тәкъдим итәргә планлаштыра.
«Шәхси бренд – ул популяр булу өчен үзеңне рекламалау гына түгел, ә фактлар җыя, аларны анализлый һәм интерпретацияли белү дигән сүз»
«Татмедиа. Яңа исемнәр» интенсивы бүгенге медиа өлкәсендәге вазгыятькә карашны үзгәртү өчен файдалы булды, дип белдерде «Татар-информ» журналисты Роман Баданов.
Фото: © Рамил Гали, «Татар-информ»
«Лекторлар җиткергән төп тезис: заманча журналист читтән күзәтүче һәм күргәннәрен сөйләп бирүче генә булып кала алмаячак. Тиздән төп басым шәхси брендка ясалачак. Шәхси бренд – ул популяр булу өчен үзеңне рекламалау түгел, ә фактлар җыя, аларны анализлый һәм аңлата белү дигән сүз», – дип саный ул.
«Аудиториягә нәрсә әйтергә теләгәнеңне белмәгән килеш шәхси блог алып баруның мәгънәсе юк»
Интенсивта катнашучыларның берсе буларак, мин, «Татар-информ» журналисты Арсений Кәримов, үзем өчен шуны билгеләп үттем: нәрсә турында язачагыңны һәм аудиториягә нәрсә белән ярдәм итәргә теләгәнеңне белмәгән килеш шәхси блог алып баруның мәгънәсе юк.

Журналист эшенең күп өлешен ясалма фәһем эшли алган чорда авторлар харизма, юмор хисе һәм шәхси фикер ярдәмендә генә үз һөнәрендә кирәкле һәм файдалы белгеч булып кала ала.
Мин дә үз проектымны башларга булдым. Бүгенге көндә минем «Татар-информ»дагы төп бурычларымның берсе — укучы өчен катлаулы булган әйберләрне гади һәм аңлаешлы тел белән аңлату. Шуңа күрә мин үз каналымны ачтым һәм аны «Что здесь вообще происходит?» дип атадым.
Эльвина Йосыпова фотолары
Арсений Кәримов, «Татар-информ»
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз