news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Йөзне каплый торган кием киюне тыю турында закон проекты хөкүмәткә юлланган

Йөзне каплый торган кием киюне тыю турындагы закон проекты Министрлар Кабинетына бәяләмәгә юлланган. Тыюны үтәмәгән өчен 15 мең сумга кадәр штраф каралган, дип хәбәр итә Дәүләт Думасы депутаты Михаил Матвеев Telegram-каналында. Бу хакта «РИА Новости» яза.

Проектны КПРФ депутатлары Михаил Матвеев һәм Сергей Обухов әзерләгән.

«Йөзне каплый торган кием киюне тыю турындагы закон проектын коллегам Обухов белән әзерләдек һәм РФ хөкүмәтенә рәсми бәяләмәгә юлладык (РФ Административ хокук бозулар кодексына үзгәрешләр кертү турында закон проектын Дәүләт Думасына кертү өчен үтәлергә тиешле таләп)», – дип язган ул.

Проектта әйтелгәнчә, йөзне медицина күрсәтмәләре булган очракта, хезмәт эшчәнлеге вакытында, кышкы вакытта һәм Яңа ел һәм башка төрле бәйрәмнәр үткәргәндә капларга ярый.

Шулай ук җәйге баш киеме һәм кояш күзлеге кияргә рөхсәт ителә.

Башка очракларда йөзне каплау өчен 10 меңнән 15 мең сумга кадәр штраф яный. Тыюны кабат бозган өчен 15 меңнән 30 мең сумга кадәр штраф каралган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100