news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Йөз Мәккә» хикмәте һәм заманча «Су анасы»: Тукай бәйгесе 500дән артык укучыны җыйды

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында унберенче тапкыр Габдулла Тукайның туган көненә – 140 еллык юбилеена багышланган «Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен...» фәнни-иҗади бәйгесе оештырылды.

«Йөз Мәккә» хикмәте һәм заманча «Су анасы»: Тукай бәйгесе 500дән артык укучыны җыйды
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Катнашучылар саны арта, география киңәя

Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында унберенче тапкыр бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көненә багышланган «Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен...» республикакүләм фәнни-иҗади бәйгесе узды. Быелгы чара үзенең колачы, катнашучылар саны һәм яшьләрнең югары әзерлек дәрәҗәсе белән аерылып торды.

Дистә елдан артык үткәрелүче әлеге бәйге Татарстанның башлангыч, урта һәм төп гомуми белем бирү оешмаларының 1–11 сыйныф укучыларын, шулай ук махсус урта һәм югары уку йортлары студентларын бер мәйданчыкка җыйды. Оештыручылар мәгълүматларына караганда, быел бәйгедә катнашырга теләүчеләр саны ике тапкырга арткан: узган ел 290 кеше теркәлгән булса, быел гаризалар саны 540ка җиткән.

Бәйгенең географиясе дә инде күптән Татарстан Республикасы белән генә чикләнми. Быел бәйгедә катнашу өчен Чувашия, Башкортстан республикаларыннан, Самара, Оренбург, Әстерхан, Волгоград, Түбән Новгород өлкәләреннән, Ульяновск һәм Саратов шәһәрләреннән гаризалар килгән.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Бу бәйгедә без балалар аша Тукай иҗатына игътибар итәбез»

Бәйгенең тантаналы ачылышында катнашучыларны Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов сәламләде. Ул катнашучылар саны арта баруын һәм үз укучыларын бәйгегә алып килгән укытучылар арасында институтның элеккеге чыгарылыш студентларын күрү аеруча куанычлы икәнен билгеләп үтте.

Институт директоры чараны оештырырга ярдәм иткән партнерларга – ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтына, Бөтендөнья татар конгрессына, шулай ук төп оештыручыга – Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең татар тел белеме кафедрасына рәхмәт белдерде.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

ТР Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Илгиз Халиков бәйгенең профориентация ягыннан мөһимлеген ассызыклады.

«КФУ оештырган бу бәйге – минем иң яраткан бәйгеләремнең берсе. Ул балаларга багышланган, алар аша без Тукай иҗатына игътибар итәбез. Ул шуның белән аеручы әһәмиятле. Шул ук вакытта, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты монда профориентация эшен дә алып бара. Укытучылар тәрбияләп үстергән милләт балалары безгә укырга килгәч, без аларны бөртекләп сайлап алып, үзебезнең фән дөньясына җәлеп итәргә тырышабызя», – диде ул.

Илгиз Халиков үзенең чыгышында Габдулла Тукай иҗатының Татарстан чикләреннән чыгуын һәм бүгенге көндә төрки халыкларны рухи яктан якынайтучы төп фактор булуын да билгеләп үтте.

«Узган атнада Бишкек шәһәрендә конференциядә булдым. Татар, казах, каракалпак һәм кыргыз вәкилләре белән тәрҗемәчесез, үз туган телләребездә аралашып утырдык. Һәм шул вакытта һәр милләт вәкиле Тукай исемен яңгыратты. Димәк, Тукай – бүгенге көндә төрки дөньяны берләштереп торучы бөек әдибебез», - дип йомгаклады ул.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Тукайны өйрәнәбез-өйрәнәбез, әмма барыбер белмибез»

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов үз чыгышында милләт алдындагы җаваплылык мәсьәләсен күтәрде. Аның фикеренчә, милләтне бары тик дәүләт кенә кайгыртырга тиеш дигән караш хаталы. Ул яшьләрне гаиләсеннән тыш, милләтен дә кайгыртучы шәхесләр булырга чакырды.

Шулай ук Ирек Шәрипов Тукай иҗатындагы кызыклы детальләргә тукталды.

«Без Габдулла Тукайны өйрәнәбез-өйрәнәбез, әмма аны барыбер белмибез. Мисал өчен, без үскән чорда мәктәпләрдә «Туган тел» шигырен өч куплетлы дип өйрәтәләр иде, ә ул бит дүрт куплеттан тора. Аның киләчәк белән бәйләп торучы иң мөһим өлеше – нәкъ менә шул дүртенче куплеты. Анда ата-анага һәм үзеңә дога кылу турында әйтелә. Шулай ук Рамазан аенда шагыйрьнең «Әйдә халыкка хезмәткә» дигән юлларын да дөрес укымавыбызны аңладык. «Хезмәт эчендә йөзмәккә» түгел, ә «хезмәт эчендә йөз Мәккә» – ягъни халыкка хезмәт итү йөз савапка тиң дип укырга кирәк», – дип билгеләп үтте ул.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Шулай ук танылган шагыйрь Булат Ибраһимов үзенең иҗади сәламен җиткереп, шигырьләрен укып китте.

Тантана укучыларның һәм студентларның иҗади чыгышлары белән үрелеп барды. Мәсәлән, Казан шәһәренең 27 нче гимназиянең «ЗАМАН» коллективы «Су анасы» шигырен заманча сәхнәләштереп, рэп рәвешендә тәкъдим иттеләр.

Тукайның 70кә якын шигыре төрле телләрдә яңгырады

Ачылыш чарасыннан соң бәйге номинацияләр буенча эшчәнлеген дәвам итте. Барлыгы 5 номинация бар иде:

  • «Без – Тукайлы халык» – әлеге номинациядә татар студентлары һәм укучылар Габдулла Тукайның шигырьләрен татарча укыдылар;
  • «Татар теле – күңелем теле» – чит милләт вәкилләре булган яшьләр Тукай шигырьләрен татар телендә укыдылар;
  • «Тукай моңы – җиһанда» - Габдулла Тукайның әсәрләре рус, инглиз, әрмән, чечен, төрек, таҗик, мари һәм башка телләрдә яңгырады;
  • «Тукай – безнең күңелләрдә» - әлеге номинациядә катнашучылар үзләре язган шигырьләрен тәкъдим итте;
  • «Тукай иҗаты турында әйтер сүзем» - 17 фәнни-тикшеренү эше тәкъдим ителде.

Чарада Тукайның 70кә якын шигыре яңгырады, «Сабитның укырга өйрәнүе», «Фатыйма белән Сандугач», «Бала белән Күбәләк» әсәрләре сәхнәләштерелде.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Шулай ук бәйге кысаларында филология фәннәре кандидаты, доцент Рамилә Сәгъдиева җитәкчелегендә укучылар һәм студентлар белән бергә килгән укытучылар өчен түгәрәк өстәл оештырылды. Анда татар телен укыту проблемалары, методик әсбаплар белән тәэмин ителеш мәсьәләләре буенча сөйләшү булды.

«Чит ил студентлары Тукайның иҗаты, тормыш юлы белән кызыксыналар»

Филология фәннәре кандидаты, Казан юридик институты хезмәткәре Әлфия Исхакова Конгодан килеп Казанда белем алучы дүрт студент белән килгән иде. Алар «Шүрәле» шигырен рус һәм француз телләрендә башкардылар.

«Мин чит илдән килгән студентларны рус теленә өйрәтәм. Дәрес кысаларында без студентларны татар милли үзенчәлекләре, Тукай иҗаты белән дә таныштырабыз. Шуңа күрә алар белән әлеге бәйгедә катнашырга килдек. Алар Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән бик теләп кызыксыналар», - дип уртаклашты ул.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

news_right_1
news_right_2
news_bot