news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Йосыф хәзрәт Дәүләтшин: Рамазан гаетен «Ураза бәйрәме» дип әйтү дөрес түгел

Йосыф хәзрәт Дәүләтшин: Рамазан гаетен «Ураза бәйрәме» дип әйтү дөрес түгел
Солтан Исхаков

Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин Рамазан гаетен «Ураза бәйрәме» дип әйтү дөрес түгел, дип саный. Бу турыда ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Рамазан Фест» бәйрәменә багышланган матбугат конференциясендә әйтте. 

Йосыф Дәүләтшин башта Рамазан аеның асылын аңлатты. «Мөселманнарда төп ике бәйрәм бар. Корбан бәйрәменең хикмәте – ул Раббыбызга шөкер итү, мал чалып, мохтаҗларны сөендерү. Рамазан гаете алдыннан мөселман бер ай дәвамында ризыктан һәм судан тыелып тора, – диде ул.

«Рамазан гаетенең хикмәте – ул чикләүләрнең тәмамлануы. Рамазан гаетен «Ураза бәйрәме» дип әйтү дөрес түгел. Чөнки «ураза» – ул «тыелу» дигән сүз. Дин буенча, гает көнне ураза тотарга ярамый, гөнаһ санала. Чөнки бу тыела торган көн түгел, бу – ашый торган көн», – диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100