news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Йосыф хәзрәт Дәүләтшин «Рамазан Фест» бәйрәмендә Ураза гаете белән котлады

Вахитов һәм Идел буе районнары имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин «Рамазан Фест» бәйрәменә җыелган халыкны Ураза гаете белән котлады. 

«Кадерле балалар, егетләр-кызлар, әти-әниләр, әби-бабайлар, мөселман дусларым, әссәләмәгаләйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкатүһү! Аллыһының рәхмәте белән исән-имин рамазанга ирештек.  Аллаһы Тәгалә шушы айның изгелеген кылырга насыйп итте. Бүген без хезмәтебезне бәйрәм итәбез. Хәзер әби-бабайлар, әти-әниләр бергә балалар да ураза тотты. Малайлар кич белән ялкауланмыйча, яраткан телефоннарын алып куеп, әтиләре белән ияреп намазларга килделәр. Аларны күреп киләчәгебез бар һәм ул өметле икән дип шатланасың», – ди хәзрәт.

Бүген Казанның Максим Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркында традиция буенча шәһәркүләм «Рамазан Фест» үтте. Биредә кунаклар өчен бай программа әзерләнгән. Теләгән кешеләр үзләрен төрле мастер-классларда сынап карый алды. Балалар өчен аквагрим, сабын куыгы белән уйнау һәм акробатлар чыгышы әзерләнгән иде. 

«Аллаһы Тәгалә илебезгә, җиребезгә тынычлык, иминлек бирсен, сугыш афәтләреннән сакласын. Казаныбыз, үзебезнең җирлегебез өчен изге догада булыйк, чөнки шушы шәһәр безне җыя, таныштыра, дуслаштыра. Барчагызны да бәйрәм белән котлыйм. Аллаһы Тәгалә бөтен кылган изге гамәлләребезне кабул итсен. Алланың рәхмәтендә, исән-имин булыгыз», – диде Йосыф хәзрәт Дәүләтшин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100