news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Йошкар-Олада «Хатирәләр мизгеле» төбәкара фестиваль-бәйгесе узачак

Марий Эл Республикасы башкаласы - Йошкар-Ола шәһәрендә «Хатирәләр мизгеле» төбәкара фестиваль-бәйгесе узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фестиваль-конкурс милли костюмны, аның республика мәдәни һәм рухи мирасының бер өлеше булган элементларын, бизәкләрен саклау һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән. Фестивальдә катнашучылар традицияләр турында белеп кенә калмыйча, аларга «кагыла», шулай ук халык иҗаты дөньясына чума алачак.

Фестиваль-бәйгедә түбәндәге номинацияләрдә 18-36 яшьлек, 37 яшь һәм аннан өлкәнрәк теләгән һәркем катнаша ала:

. Фольклор: фольклор коллективында катнашучылар бер фольклор композиция башкара;

. Халык иҗаты: бәет яки мөнәҗәттән өзек башкарыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100