Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Йошкар-Олада Татар мәдәнияте үзәгендә Җиңүнең 80 еллыгына багышланган концерт була
24 апрельдә Йошкар-Олада Татар мәдәнияте үзәгендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Өзелгән өметләр...» концерты була. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Концерт программасына патриотик вокаль һәм хореографик композицияләр, шулай ук тематик чыгышлар, тирән эчтәлекле шигырьләр һәм Үзәк коллективлары башкаруында инструменталь номерлар кертелгән.
«Бу кичне Республика татар мәдәнияте үзәге хис-кичерешләрне, җылылыкны һәм яхшылыкка өметне уртаклашырга теләүчеләрнең барысын да шатланып кабул итәчәк. Без бу истәлекле кичәдә безгә кушылырга һәм геройларыбызны искә алырга әзер булганнарның барысын да түземсезлек белән көтәбез», – диелгән хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз