news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Йошкар-Олада «Рамазан» Төбәкара татар иҗаты акциясе гала-концерты була

27 апрельдә Йошкар-Ола шәһәрендә «Рамазан» III Төбәкара татар иҗаты акциясе гала-концерты була. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр итәләр.

«Рамазан» III Төбәкара татар иҗаты акциясе милли мәдәни мирас традицияләрен өйрәнү, пропагандалау һәм үстерү, шулай ук татар халкының үзешчән иҗатына кызыксыну уяту максатыннан үткәрелә.

Акциядә 16 яшьтән 36 яшькә кадәрге һәм аннан өлкәнрәк һәвәскәр һәм профессионаллар катнашкан. Алар вокал, хореография, халык уен коралларында уйнау һәм нәфис сүз номинацияләрендә үзләрен күрсәтә алган.

Җиңүчеләре гала-концертка чакырыла, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot