news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Йошкар-Олада Муса Җәлил әсәрләре буенча инсценировкалар бәйгесе уза

Йошкар-Олада герой-шагыйрь һәм Советлар Союзы Герое Муса Җәлил, шулай ук аның көрәштәшләре Гайнан Кормаш, Мансур Гаязов һәм башка фронтовик-шагыйрьләр әсәрләренә инсценировкалар буенча ӀV Бөтенроссия онлайн-бәйгесе уза. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Онлайн-бәйгегә гаризалар 2025 елның 15 гыйнварыннан 15 февраленә кадәр кабул ителә. Бәйгегә йомгак 28 февральдә ясала.

Нәтиҗәләр Марий Эл республикасының Татар мәдәнияте үзәге сайтына урнаштырылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot