news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Йошкар-Олада Гаилә елына багышланган концерт булды

Йошкар-Олада Гаилә традицияләре милләтара фестивале кысаларында концерт булды, анда «Болгар» татар бию ансамбле матур номерлар белән чыгыш ясады. Бу чара Гаилә елына багышланган иде һәм Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык ярдәме белән үткәрелде. Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.

Концерт шәһәрнең 32нче мәктәбендә узды, анда тамашачы төрле халыкларның - мари, татар, чуваш, азәрбайҗан, әрмән, төрекмән, рус, яһүд, авар һәм таҗик мәдәниятләрен күптөрлелеген тамаша кылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot