news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Йошкар-Ола - Яшел Үзән юлында җәяүлеләр өчен модульле юл кичүе төзелде

Йошкар-Ола - Яшел Үзән юлында җәяүлеләр өчен модульле юл кичүе төзелде
"Яшел Үзән"

Йошкар-Ола - Яшел Үзән юлында җәяүлеләр өчен модульле юл кичүе төзелде. Алар Яшел Үзән районында Грузинский бистәсе янында 119нчы км юлда һәм Үрнәк авылы янында 121нче км да барлыкка килгән. Бу хакта «Яшел Үзән» хәбәр итә.

Республиканың федераль трассаларында җәяүлеләр өчен модульле юл кичүе беренче тапкыр төзелгән.

Аз хәрәкәтләнүче гражданнар өчен күтәрү платформалары, начар күрүчеләр өчен таеп егылуга каршы тактиль – рельефлы җир өстендәге күрсәткечләр урнаштырылган. Объектларда шулай ук дистанцион диспетчеризация һәм видеоконтроль системалары тоташтырылган.

Модульле конструкциянең төп өстенлеге аны кыска вакыт эчендә төзү мөмкинлеге булуда. Шул ук вакытта инновацион конструкцияләр барлык иминлек таләпләренә туры килә.

Яңа юллар Йошкар-Ола – Яшел Үзән юлының иң тыгыз участокларының берсендә җәяүлеләр катнашындагы аварияләрне булдырмаска ярдәм итәр дип көтелә, анда тәүлегенә 45 меңнән артык автомобиль йөри.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100