news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Йорт хайваннарын ташлап калдырган өчен штраф сала башлаячаклар

Хайваннарны асрау нормаларын бозган өчен Россия кешеләренә 200 мең сумга кадәр административ җәза яный, ташлап калдырылган йорт хайваннары өчен 30 мең сумга кадәр штраф салыначак. Россия Президенты Владимир Путин шундый закон имзалады.

Билгеләп үтелгәнчә, әлеге нормаларны бозган, шул рәвешле кешеләрнең тормышына һәм сәламәтлегенә зыян китергән очракта, гражданин 200 мең сумга кадәр штраф түләргә тиеш булачак.

Хайваннарга карата мәрхәмәтсез мөнәсәбәт өчен 100 мең сумга кадәр, сукбай хайваннарга карата дорфа гамәлләр кылучыларга 50 мең сумга кадәр штраф яный.

news_right_1
news_right_2
news_bot