Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Йорт подваллары яңа стандарт буенча саклану урыны итеп җиһазландырылачак
Россиядә беренче тапкыр подвалларны гражданнар оборонасы объектларына үзгәртү буенча ГОСТ расладылар. 2024 елда йортларның подвалларын яңа стандарт буенча «бомбалардан саклану урыны» ясау өчен яңадан җиһазландырачаклар. Бу хакта «Парламентская газета» хәбәр итә.
Билгеләп үтелгәнчә, яңа илкүләм стандарт 2024 елның 1 мартыннан эшли башлаячак - ул җир астында урнашкан биналарда (подвал, җир асты паркинглары, метрополитен һ.б.) гражданнар оборонасы сыену урыннары әзерләү мәсьәләләрен регламентлаштырачак.
Илкүләм стандарт проекты нигезендә, мондый объектлар - ул идән тамгасы җир өслеге тамгасыннан түбәнрәк булган биналар.
Думаның Иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш комитеты рәисе урынбасары Эрнест Вәлиев сүзләренчә, яңа илкүләм стандарт кабул ителү белән сыену урыннарын төзекләндерү өчен яраклы булган биналарның глобаль инспекциясе булырга тиеш, һәм кирәк булганда - аларны ремонтлау һәм яңадан җиһазлау.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз