Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Йорт һәм ата-аналар чатларында яла яккан өчен төрмә срогы яный – адвокат
Йорт яки ата-аналар чатларында цензурасыз лексика кулланып, гаепләү сүзләре язу административ гына түгел, җинаять җаваплылыгына да китерергә мөмкин. Бу хакта «Татар-информ»га юридик фәннәр докторы, Россиянең мактаулы адвокаты Людмила Айвар хәбәр итте.
«Конкрет кешегә юнәлтелгән кимсетүле сүзләр, бигрәк тә башка катнашучылар алдында, мыскыллау буларак квалификацияләнә. Гражданнар өчен бу, кагыйдә буларак, 3 меңнән 5 мең сумга кадәр штраф, ә бу хәл халык алдында яки интернет/мессенджерлар аша таралу белән бәйле дип танылса – штраф 10 мең сумга кадәр үсәргә мөмкин», – дип аңлатты Айвар.
Ул билгеләп үткәнчә, язышуда катнашучылар бер-берсен хокукка каршы гамәлләр кылуда – урлауда, ришвәт алуда, явызлык кылуда яки балаларга карата рәхимсез мөгамәләдә гаепләгәндә – тагын да куркынычрак. Бу сүзләр чынбарлыкка туры килмәсә, алар яла ягу буларак квалификацияләнергә мөмкин.
«Россиядә яла ягу өчен җинаять җаваплылыгы каралган: 500 меңнән 5 млн сумга кадәр штраф, 5 елга кадәр иректән мәхрүм итүгә кадәр», – дип хәбәр итте юрист.
Язышуларда мыскыллау яки яла ягу дәлилләре өчен скриншотлар, тавыш хәбәрләре, чат экспорты кирәк булачак. Әгәр боларның барысын да башка катнашучыларның бетерү куркынычы бар икән, дәлилләрне нотариаль рәвештә теркәргә мөмкин.
«Кешеләргә гади бер нәрсәне истә тотарга кирәк: «хәбәрне сөртеп аттым» һәрвакытта да «суд өчен берни дә юк» дигәнне аңлатмый», – дип өстәде юрист.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз