news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда сөйгән кызын һәм аның ата-анасын үтерүче гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителде

Казанда сөйгән кызын һәм аның ата-анасын үтерүче гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителде
Дмитрий Шатров

28 сентябрь көнне Татарстан Республикасының Югары судында Казанның Чуйков урамында өч кешене үтерү турындагы җинаять эше буенча хөкем карары чыгарылды. Гаепләнүче Рөстәм Мөхәммәдуллинны гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итү турында җәза билгеләнде. Ул аерым режимлы колониягә озатылды. Мөхәммәдуллин фаҗига көнендә булган хәлләр турында бернәрсә дә хәтерләмәвен әйтә. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе яза.

Эш материалларыннан күренгәнчә, узган елның 7 гыйнварында Рөстәм Мөхәммәдуллин йөргән кызы Камилә һәм аның әти-әнисе яши торган фатирга кунакка килгән. Кызның әти-әнисе белән егет арасында низаг чыга. Рөстәм пычак ала, ир белән хатынны чәнчи, соңыннан йөргән кызына ташлана. Экспертлар аларның гәүдәләрендә пычактан калган утызга якын җәрәхәт исәпли.

Тикшерүчеләр фикеренчә, егет барысын да планлаштырган һәм кибеттә аш-су пычагы сатып алган. Нәкъ менә шушы пычакны җинаять урынында тапканнар һәм ул төп дәлил буларак җинаять эшенә беркетелгән. Өстәвенә, тикшерү версиясе буенча, егетнең мотивы да булган – кызның әти-әнисе аларның очрашып йөрүенә рөхсәт бирмәгән.

Гаиләне үтергәннән соң Рөстәм үз-үзенә кул салмакчы була. Ул үзенең корсагына берничә тапкыр пычак белән чәнчи һәм фатир тәрәзәсеннән сикерә. Тикшерүчеләр һәм гаиләнең туганнары сүзләренчә, ул шикне башка кешегә күчерү өчен шундый адымга барган.

Рөстәм Мөхәммәдуллинга җәза билгеләгән вакытта исәпкә алынган барлык шартларны судья ике сәгатьтән артык укыды. Рөстәм Мөхәммәдуллинга гомерлек срок турындагы карарны зал көчле алкышлар белән каршы алды. Мәрхүмнәрнең туганнары һәм якыннары әлеге карар белән канәгать калды. Алар фикеренчә, бу каты җәза Мөхәммәдуллин кылган җинаятькә туры килә.

Хөкем карарына карамастан, Рөстәм Мөхәммәдуллин үз гаебен танымады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100