news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Йөрәк-кан тамырлары авыруларына игътибарны җәлеп итү өчен, мәгълүмати кампания башлана

Йөрәк-кан тамырлары авыруларына игътибарны җәлеп итү өчен, мәгълүмати кампания старт ала.

2 июньдә Бөтенроссия пациентлар берлеге «#ОзакЯшәрӨчен» (»#ЧтобыЖитьДолго») илкүләм мәгълүмати кампаниясен башлап җибәрә.

Кампаниянең максаты – халыкның йөрәк-кан тамырлары авырулары куркынычы, диспансеризация мөһимлеге турында хәбәрдарлыгын арттыру, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

Кампания кысаларында, 8-800-500-82-66 номеры буенча кайнар линиясе ачыла.

Иртәгә «Россия сегодня» халыкара мультимедияле матбугат үзәге сайтында, кеше вакытыннан алда үлеп китүдән социаль-икътисади зыян һәм йөрәк-тамыр авыруларыннан вакытында дәваланмаганга хезмәт нәтиҗәлелеген югалту һәм башка сорауларга багышлап, матбугат конференциясе узачак.

Конференцияне http://pressmia.ru/pressclub/20220602/953679809.html сылтамасына кереп тыңларга була.

Бөтенроссия пациентлар берлеге мәгълүмати хезмәтенең Интернет челтәрендәге ресурсларында гражданнар өчен мәгълүмат урнаштырыла. Викториналар, укыту программалары, сораштырулар үткәрелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100