Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Йөрәк авыруларыннан интегүче кешеләр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителергә мөмкин
2027 елның 1 мартыннан Россиядә машина йөртү таныклыкларын вакытыннан алда алу системасы эшли башлаячак. Адвокат Сергей Жорин медицина күрсәтмәләре буенча кемнең «права»сыз калырга мөмкин икәнлеге турында сөйләде, дип хәбәр итә «Инфо24» басмасы.
Эш шунда ки, Дәүләт автоинспекциясе медицина белешмәләренең электрон реестрына керү мөмкинлегенә ия булачак. Димәк, әгәр кешедә машина йөртү белән ярашмый торган авыру ачыкланса, аңа ике-өч ай эчендә чираттан тыш медицина тикшерүе узарга туры киләчәк. «Дәваланудан һәм кабат комиссия үткәннән соң гына» машина йөртү таныклыгын кире кайтарып булачак.
Беренче чиратта шизофрения, эпилепсия, үз-үзен тотышында авыр тайпылышлар булган кешеләр, шулай ук эчкечелек һәм наркоманиядән интегүчеләр машина белән идарә итүдән мәхрүм ителергә мөмкин, дип аңлатты юрист.
Моннан тыш, Жорин сүзләренчә, «күзләре начар күрүче, йөрәк авырулары, таркау склероздан интегүче, терәк-хәрәкәт аппаратында җитди хилафлыклар булган кешеләргә дә» шундый куркыныч яный.
Белгеч ачыклык керткәнчә, әгәр элек авыру аркасында машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителү куркынычы ун елга бер тапкыр медкомиссия узганда гына туса, хәзер табибка, терапевтка яки неврологка күренү, хәтта диспансеризация узу да моңа сәбәпче була ала.
«2027 елдан медицина картасындагы теләсә нинди җитди язма машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итүгә китерергә мөмкин», - дип нәтиҗә ясады басманың әңгәмәдәше.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз