Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Йолдызлык» лауреатлары Бахчасарайда концерт куйды
Бахчасарайда «Йолдызлык» фестиваленең зур концерты узды. Ул ике сәгатьтән артык дәвам итте. Сәхнәгә Татарстанның 19 районыннан фестивальнең лауреатлары һәм җиңүчеләре чыкты. Алар кырым татарлары иҗат коллективлары белән бергә тамашачыга 30га якын концерт номеры тәкъдим итте. Бу хакта фестивальнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Катнашучыларны Бахчарай администрациясе башлыгы Анжелика Ястребова сәламләде. Ул фестиваль артистларының Бахчасарайга килүе традициягә әверелде диде, алар бирегә 2014 елдан башлап килә.

Ястребова проектка ярдәм иткәне өчен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка, шулай ук фидакярлеге һәм эшкә тугрылыгы өчен фестивальнең сәнгать җитәкчесе Дмитрий Тумановка рәхмәт белдерде. Аның сүзләренчә, ел саен сәхнәдә «дөньякүләм масштабтагы кечкенә йолдызлар» чыгыш ясый, һәм бу дуслык елдан-ел ныгыячак, дип ышана ул.
Кырым Республикасы мәдәният министры урынбасары Лилия Меметова кунакларны фестиваль хәрәкәтенең юбилее белән котлады һәм Кырым башлыгы Сергей Аксенов мөрәҗәгатен укыды. Анда әйтелгәнчә, быел фестиваль Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышлана, бу буыннар бәйләнеше темасына аерым әһәмият бирә.
Фестивальдә катнашучылар да үз тәэсирләре белән уртаклашты. Әтнә районының «НУР» вокаль ансамбле кызлары фронт шоферы турында җыр башкаруларын һәм туган илләре өчен горурлык хисе кичерүләрен сөйләгән. Алар иҗат аша яшьләрне тәрбияләүгә өлеш кертергә теләүләрен әйтте һәм иҗат сменасын оештырган өчен Татарстан җитәкчелегенә һәм яшьләр эшләре министрлыгына рәхмәт белдерде.
Яшь артистлар белән бер сәхнәдә Татарстанның атказанган артистлары, ГИТИСны тәмамлаучылар – Владимир Шнитко, Илгиз Зәкиев, Игнат Изотов, ГИТИСта һәм Никита Михалков академиясендә укыган Анастасия Артемьева чыгыш ясады.
«Йолдызлык» фестиваленең 25 нче юбилей сменасы Кырымда «Сәләт – Ак Барс» яшьләр үзәгендә 16 июльдән 30 июльгә тикле уза. Чара Татарстанның Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов патронажында уза.
Смена ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Комиссиясе эгидасында үтә һәм патриотик тәрбия һәм милләтара дуслыкны ныгыту өлкәсендә әһәмиятле вакыйга булып санала. Мондый чаралар уздыру «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты максатларына туры килә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз