Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
«Йолдызлык» фестиваленең жюри әгъзаларыннан районнарда традицион мастер-класслар үтә

Алабуга, Лениногорски һәм Бөгелмәдә «Йолдызлык» эстрада сәнгатенең ачык республика телевизион яшьләр фестиваленә әзерлек кысаларында мастер-класслар узган.
«Проектның жюри әгъзалары белән традицион иҗади очрашулар бу көннәрдә республика шәһәрләрендә һәм авылларында үтә. Дәресләр өч юнәлеш – вокал, хореография һәм конферанс буенча оештырылды», дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.
Очрашуларда фестивальнең генераль продюсеры Дмитрий Туманов, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең баш балетмейстеры Раилә Гарипова, «Йолдызлык» арт-резиденциясенең сәнгать җитәкчесе Дмитрий Платонов, Сергей Безруков җитәкчелегендәге Мәскәү Губерна театрының труппа мөдире Алина Ивах һәм «Дорога из города» бию театры җитәкчесе Айрат Баһаветдинов катнашкан.
Мастер-класслар республика районнары вәкилләре соравы буенча, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән уза. Педагоглар мастер-классларны инде әзерләнгән номерны камилләштерү һәм файдалы тәкъдимнәр алу мөмкинлеге дип саный.
Ел саен сәнгать осталарын тыңларга теләүчеләр арта бара. Әйтик, бу юлы Алабугада иллегә якын кеше катнашкан.
Дмитрий Туманов сүзләренчә, районнардагы педагогларның һөнәри күнекмәләрен баетуда кызыксынулары зур.
«Безнең республикада бик матур вокал, хореография мәктәбе бар. Әмма педагоглар үзләре номерлар куйганда, кайбер авырлыклар кичерә. Аларга сәхнә тәҗрибәсе, актерлык һәм режиссерлык осталыгы җитми. Әлбәттә, дүрт сәгать эчендә бу осталыкны тулысынча җиткереп булмый. Әмма мондый очрашулар безне республикада балаларыбыз өчен тулы кыйммәтле һәм күпкырлы өстәмә белем булдыру һәм аны җиткерү максатына якынайта», - дигән ул.
Фестивальнең зона турлары башланганчы, мастер-класслар Нурлат һәм Әтнә районнарында, шулай ук Яшел Үзән районы балалары һәм педагоглары өчен узачак. Төгәл вакыты соңрак игълан ителәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз